Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда изоляциядә булучыларны банк картасы, телефон һәм машиналары аша күзәтәләр 


Татарстанда хәзер 14 мең кеше карантинда тотыла.

Татарстанда үзен-үзе изоляциядә тотучы кешеләрне эчке эшләр министрлыгы төрле юллар аша күзәтә башлаган. Бу хакта бүген хөкүмәт йортында онлайн-режимда узган матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде.

“Бүгенге көндә әлеге кешенең фатирда булуны тикшерү ысуллары булдырылган. Бу - башка төбәкләргә һәм хәтта чит илгә авиабилет сатып алуны тикшерү. Мондый омтылышлар булды. Машинага утырып чыгу. Моны күзәтү камералары аша ачыкларга мөмкин. Моннан тыш, банк карталары аша терминалларда түләү. Шулай ук кесә телефоны аша хәрәкәт итүне күзәтү. Әлеге ысуллар хокук саклау органнарында бар. Шуңа да хулиганлык кылырга ярамый. Изоляция режимын сакларга кирәк”, диде Марина Патяшина.

Патяшина үз-үзен изоляциядә калучы кешеләрне җинаять эшен ачу белән дә янады.

“Бүген бездә һәм эчке эшләр министрлыгында үз-үзен изоляциядә тотучы кешеләрнең исемлеге бар. Без рейдлар үткәреп аларны тикшерә башлыйбыз. Таләпләрне бозган өчен административ чаралар каралган. Икенче тапкыр кабатланса, карантинны бозган кешене мәҗбүри госпитальләштерүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозып, үз фатирыннан чыгып башка кешеләр сәламәтлегенә зыян китергән өчен 236нчы маддә нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган”, диде Патяшина.

Бүген Татарстанда 10 кеше коронавирус йоктырган. Үзен-үзе изоляциядә 14 мең кеше тота. Барысы да республикага читтән кайткан кешеләр. Аларны коронавируска лабораториядә тикшерәләр. Пандемия киң таралган очракта республикада йогышлы чирләр хастахасеннән тыш, башка медицина үзәкләре дә җәлеп ителәчәк диде Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Ләйлә Фазлыева.

“Йогышлы чирләр хастаханәсендә урыннар җитәрлек. Хәзерге эшләр йогышлы чир хастаханәсе белән генә чикләнми. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта башка хастаханәләрне җәлеп итү схемасы эшләнгән. Безнең кыска вакыт эчендә лайнердан авыручыларны кабул итү тәҗрибәсе булды. Әгәр дә андый ихтыяҗ булса, авыручыларга урын йогышлы чирләр хастаханәсе белән генә чикләнмәячәк”, диде Ләйлә Фазлыева.

26 мартка Татарстанда коронавирус йоктырган 10 кеше теркәлгән. 28 апрельдән республикада сәүдә үзәкләре ябыла. Мәктәп, шулай ук спорт секцияләре, сәнгать, музыка мәктәпләре өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтыла. Ләкин балалар бакчалары эшләүдән туктамаячак.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG