Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: русияләр Путин чыгышыннан соң банклардагы хисапларын яба


Президент 1 миллион сумнан артык булган хисаплардан алынган керемгә салым салыначаган әйтте.

Русия президенты Владимир Путинның 25 марттагы чыгышыннан соң кешеләр банклардагы хисапларын яба башлаган. Бу турыда Русия банклары берлеге Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинага юлланган хатында белдергән. Хат белән РБК танышкан.

Банк вәкилләре сүзләренә караганда, русияләрнең банкта хисапларын ябарга теләүләре 25 мартта президент Владимир Путинның чыгышыннан соң башланган. Путин Русиядә коронавирус таралуга каршы чаралар кысаларында 1 миллион сумнан арткан банк хисабыннан килгән керемнәрдән 13 процент салым алынасын әйтте.

Русия банклары берлеге кешеләрнең хисапларын ябу очраклары артырга мөмкин дип кисәткән. Моңа бу турыда мәгълүматның яхшылап аңлатылмавы да сәбәп булып тора ди алар. “Бу салымны кем түләячәге, аны түләү тәртибе һәм вакыты турында ачык чыганакларда аңлату булмады. Шул сәбәпле имеш-мимешләр туа. Халык акчаларын кире алу өчен банкларга ябырылырга мөмкин, моның беренче билгеләре бар да инде” дигән банк вәкилләре.

Моннан тыш, Путин коронавирустан зыян күргән кешеләргә һәм юридик затларга кредит каникуллары вәгъдә итте. Бу чара банкларда акча кимүенә китерергә мөмкин, шундый хәл туган очракта Үзәк банк банкларга өстәмә акчалар белән ярдәм күрсәтергә тиеш дип саный хат авторлары.
Русия финанс министры Антон Силуанов элегрәк белдергәнчә, яңа салым 2021 елдан алына башлаячак.

XS
SM
MD
LG