Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзизоляция — мәҗбүриме? Аны үтәмәгән өчен нәрсә яный


Татарстанда 30 мартта үзизоляция тәртибе кертелде. Юридик күзлектән караганда ул ни дигән сүз? Аны үтәү мәҗбүриме? Сорауларга юрист җавап бирә.

Корноваирус таралу сәбәпле Русия җитәкчелеге халыкны өеннән чыкмаска өнди, ә кайбер очракларда хәтта җинаять җәзасы белән яный. Казан, Әлмәт, Чаллы, Уфа урамнарында полиция хезмәткәрләре машиналарында урнаштырылган тавыш көчәйткечләр аша халыкны өйдә утырырга чакырып йөри.

Шәһәр урамнарында полиция коронавирус таралу турында кисәтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:37 0:00

Юридик күзлектән үз-үзеңне изоляцияләү нәрсәне аңлата һәм аны бозган өчен административ яки җинаять җәзасы янарга мөмкинме? Безнең сорауларга "Агора" хокук саклау төркеме адвокаты, хокукый ярдәм штабы әгъзасы Владимир Воронин җавап бирә.

Үзеңне изоляцияләү — ​ул...

— Бу — ирекле процесс. Ягъни хөкүмәт тарафыннан "Өйдә утырыгыз һәм бик зур ихтыяҗ булмаса, чыкмагыз" дигән киңәш. Ә аннан соң кеше үзе карар кабул итә: өйдә утырырга ризалашыргамы, юкмы? Әлеге вакытта моны канун дәрәҗәсендә җайларга тырышкан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен бозган өчен бернинди җаваплылык та юк.

Русия Җинаять кодексына карантин бозган өчен җинаять җәзасы кертүче төзәтмәләр кабул иткәнче, теләсә нинди эзәрлекләү канунсыз

Билгеле булганча, Роспотребнадзор өйдән көнкүреш калдыкларын чыгару, хайваннарны саф һавада йөртү өчен генә чыгарга яравын, башка очракта өйдә торырга кирәклеге хакында карар әзерләде. Моны бозган өчен бары тик административ җаваплылыкка тарттырырга һәм 500 сум штраф түләтергә мөмкиннәр. Әгәр без Мәскәү турында сөйлибез икән, бу мэр фәрманын бозган өчен түгел, ә субъектның баш санитар табибы боерыгын бозган өчен. Әлбәттә, мин моның өчен бүген-иртәгә-алдагы көндә ниндидер башка җаваплылык барлыкка килергә мөмкин дип уйлыйм.

Кешене карантинга бары тик баш санитар табиб яки аның урынбасары карары белән генә урнаштыра алалар. Документта шулай ук әлеге карантинның шартлары язылган булырга тиеш: кем чүп чыгара, кем эте белән саф һавада йөри, азык-төлек сатып ала. Мондый карарда табиб имзасы да, карантинга җибәрелгән кешенең имзасы да торырга тиеш.

Әгәр изоляция турындагы таләпләрне үтәргә тиешле кеше аны бозган һәм башкаларга чир йоктырган икән, җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкин. Әмма монда иң мөһиме, аның үз-үзен тотышы һәм кешеләрнең авыруы арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенең исбатлануы.

"Әгәр без Русия Җинаять кодексы 236нче маддәсенең беренче өлеше турында сөйлибез икән (санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу), чир берничә кешегә йоктырылган булырга тиеш. Әгәр икенче өлеше турында икән – кешенең үлеменә китерергә тиеш. Күмәк йоктыру дип саналсын өчен ничә кешегә йоктырырга тиешлеге төгәл билгеле түгел", дигән иде элегрәк Владимир Воронин.

Ни өчен коронавирус чорында өйдә калу мөһим?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00


Адвокат сүзләренә караганда, Русия Җинаять кодексына карантин бозган өчен җинаять җәзасы кертүче төзәтмәләр кабул иткәнче, теләсә нинди эзәрлекләү канунсыз. Бары тик административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсе нигезендә (халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә хокук бозу) яки 19.4 маддәсе нигезендә (дәүләт надзорын тормышка ашыручы оешманың вазифадагы заты карарына буйсынмау) административ җаваплылыкка тарттырырга мөмкин. Русия думасына Җинаять кодексын үзгәртү турында тәкъдим 25 мартта кертелде.

30 мартта Татарстан президенты республикада барлык ватандашлар өчен "үзизоляция" режимын кертте. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева махсус мөрәҗәгатьтә белдерде. 30 марттан Татарстанда барлык ватандашларга "үзизоляция" урыннарында гына булу теләп ителә. Урамнарга бары тик ихтыяҗ булу очрагында гына чыгарга рөхсәт ителә. "Үз-үзен изоляцияләү урыныннан чыгу - COVID-19 таралуына бәйле махсус режимны бозуны аңлата", дип белдерде Фазлыева.

Мине урамда туктата алалармы?

— Мин бары тик кисәтүле сөйләшүгә әзер булырга кирәк дип уйлыйм. Куәт вәкилләре бары тик кайда һәм ни өчен юнәлүегез турында сорый ала. Башка бернәрсә дә эшли алмый. "Сез бит шәһәрдә, төбәктә нинди хәл икәнен беләсез, өегездән чыкмавыгызны сорыйбыз", дияргә мөмкиннәр.

Мәсәлән, минем танышымны кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Ул кичен кибеткә барган. Аның документларын тикшергәннәр, автомобильдә ничә кеше утыруын караганнар, үз өеңнән чыкмавың яхшырак икәнен аңлатканнар. Шундый профилактик сөйләшү.

Урамга чыкмаска киңәш ителде дия алалар, ә көчләп өегезгә илтә алмыйлар

Гомум алганда бу — кануни. Алар бит җәмәгать тәртибен саклый. Сезгә урамга чыкмаска киңәш ителде дия алалар, ә көчләп өегезгә илтә яки урамда йөрмәскә куша алмыйлар. Аңлата алалар, фәрман бирә алмыйлар.

Шәһәрдән чыгу һәм башка төбәкләргә бару да әлегә тыелмаган. Гадәттән тыш хәл булган очракта тыя алалар. Мондый гадәттән тыш хәл режимын президент кына кертә ала. Әмма Русиядә әлегә карантин да игълан ителмәгән. Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать иткәндә безне "эшләми торган атна" көтә дип кенә әйтте.

Ә куәт вәкилләре Казанда кибетләр, матурлык салоннары, рестораннар һәм башка оешмалар буйлап рейдлар үткәрә бшлады. Әгәр объект эшли икән, хуҗасын административ хокук бозу кодексының 6.3 маддәсе нигезендә (халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә хокук бозу) штраф салалар.

Битлек кию мәҗбүриме?

— Бездә урамда битлек кию һәм үзеңнең иминлегеңне тәэмин итүгә бәйле башка йөкләмә юк. Мин хәтта мондый әйберләр турында сөйләшүне дә ишетмәдем. Барысы да киңәш дәрәҗәсендә генә.

Медицина битлеге — ул саклау чарасының бер төре. Беренче чиратта ул инде чирләгән кеше өчен тәгаенләнә: битлек төчкергән һәм йөткергән очракта селәгәй тамчыларының күпчелек өлешен тотып кала. Сәламәт кешеләр битлекне җәмәгать урыннарында, транспортта кия ала. Әмма аның бу очракта нәтиҗәлелеге исбат ителмәгән.

Медицина битлекләре турында 5 мөһим нәрсә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

Роспотебнадзор битлек киюне башка профилактика чаралары белән бергә кулланырга тәкъдим итә — аралашуны киметергә, еш кул юарга, әйберләрне дизенфекцияләргә.

Бу якын арада бетәчәкме? 5 апрельдә, мәсәлән?

Хакимиятнең гадәттән тыш хәл кертүе дә бик мөмкин

— Киресенчә, барысы да катгыйлана гына барыр дип уйлыйм. Хакимиятнең гадәттән тыш хәл, яки гадәттән тыш хәл тәртибе кертүе дә бик мөмкин. Һәрхәлдә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә. Башка төбәкләрдә ничек таралуын белмим. Әкренләп безне моңа әзерлиләр кебек. Халыкны үз фатирыларында изоляцияләү өчен катгый чаралар кабул ителер дип уйлыйм. 5 апрельдә бу хәлнең бетмәячәгендә шигем юк диярлек.

Яңа коронавируска каршы вакцина табылу вакыты әлегә билгесез. Аны эзләү белән дистәләрчә ил галимнәре шөгыльләнә. Ул арада COVID-19 вирусын дөньяда инде 722 042 кеше йоктырган. Русиянең 71 төбәгендә 1836 кешенең чирләү очрагы теркәлгән.

Рәсми саннар

төбәкләравырганүлгәнтерелгән
Татарстан1401
Башкортстан500
Русия1836966

стоп.коронавирус.рф

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикерләр (1)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG