Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус Русиядә тагын 500 кешедә рәсми рәвештә расланган


Соңгы тәүлектә Русиядә коронавирус диагнозлы тагын сигез кешенең үлүен белдерә рәсмиләр.

Русиядә коронавирус йоктырган кешеләр саны 2337гә җитте. Соңгы тәүлектә авыру тагын 500 кешедә расланган. Сигез кеше үлгән. Шуларның бишесе Мәскәүдә, берсе Петербурда, Владимир һәм Пенза өлкәләрендә дә берешәр кеше. Үлүчеләр саны барлыгы 17 кешегә җиткән.

Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Татарстанда тагын биш, Башкортстанда тагын ике яңа очрак теркәлгән. Мәскәүдә — 387, Петербурда — 48, Дагыстан белән Свердлау өлкәсендә — тугызар яңа очрак. Шулай итеп, Татарстанда рәсми теркәлгән йоктырулар саны 19-га, Башкортстанда җидегә җитте.

Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова бедергәнчә, республикада яңа авыруларның барысы да читтән кайтучылар. Алар Швейцария һәм Италиядә булып кайтып, үзизоляциядә утырган булган. Авыруларның хәле канәгатьләнерлеккә якын, температуралары юк дигән Галимова.

30 мартта Татарстанда гомум үзизоляция тәртибе кертелде.

XS
SM
MD
LG