Accessibility links

Татарстанда урамга чыгу өчен SMS рөхсәтне көнгә ике тапкыр алып була


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, урамга чыгар өчен махсус хезмәткә юлланган паспорт номерлары имин сакланачак. Кеше көненә урамга ике тапкыр чыга алачак.

Татарстан Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин кешеләрнең урамга чыгар өчен паспорт мәгълүматларын махсус хезмәткә җибәрү куркыныч тудырмый дип белдерде. Ул бу хакта онлайн матбугат очрашуында аңлатты.

Урамга чыгар өчен кеше махсус сәхифәдә теркәлергә, аннан паспорт номерларын күрсәтеп мәгълүмат җибәрергә тиеш. Кешеләрнең шәхси мәгълүматлары ни дәрәҗәдә саклана дигән сорауга министр борчылырга урын юк дип ышандырды.

"Кешеләрнең шәхси мәгълүматлары "Ак Барс банкы"нда финанс транзакцияләр башкарганда ничек саклана, монда да шул дәрәҗәдә имин булачак.

Кунакханәгә урнашканда кеше паспортын бирә. Аны скан белән төшереп алганда бернинди дә сорау тумый. Кешенең паспорт номеры белән кемдер кредит алу очрагы берничә ел элек була ала иде. Хәзер бу мөмкин түгел.

Кеше урамга чыкканда паспорт белән чыгарга тиеш. Аңа җавап итеп килгән хәбәрдә уникаль код языла. Бу чит телефон белән урамга чыкмасын өчен эшләнә. Өендә биш телефоны бар икән – улының, хатынының, балаларының телефоны белән биш тапкыр урамга чыкмасын өчен башкарыла", дип аңлатты Айрат Хәйруллин.

Әлеге систем "Ак барс дигитал технологияләр" ширкәте тарафыннан ясалган. Бүген төшке вакытта сәхифәдә 10 мең кеше теркәлгән. Кайбер операторларда, аерым алганда, МТС, ТЕЛЕ 2да җавап хаты килүдә чират җыелуы проблемы булуын белдерде министр. Кайбер кешеләргә иртән 1-2 сәгать җавап хаты көтәргә туры килгән.

"Техник мәсьәләне хәл итәбез. Системның гомум куәте тәүлегенә 11 млн хәбәр эшкәртә ала. Якын киләчәктә проблем булмаячак. Паспорт мәгълүматлары дөрес язылмаса, хәбәрнең форматы дөрес түгел дигән хәбәр киләчәк. Кабат теркәлергә кушачак. Зур, кечкенә хәреф белән язу әһәмияткә ия түгел", диде Хәйруллин.

Бу махсус хезмәт аша кешеләр урамга көненә ике тапкыр чыга алачак. Бер тапкыр чыгу өчен бер сәгать вакыт бирелә. Кеше каядыр барып бер сәгать эчендә эшләрен тәмамлый алмый икән, ул яңадан SMS юлларга тиеш була.

Карарга ярашлы, түбәндәге очракларда урамга чыгу рөхсәте кирәкми:

  • ашыгыч ярдәм кирәк булса, сәламәтлеккә куркыныч янаса
  • якындагы кибетләргә, даруханәләргә бару өчен
  • өй хайваннары белән йөрү өчен (өйдән 100 метр тирәсендә)
  • чүп ташлау өчен

  • 30 мартта Татарстанда гомум үзизоляция тәртибе кертелде. Урамга кирәксезгә чыгучыларга штрафлар салыначак дип хәбәр ителде.
  • Русия думасы карантинны бозган өчен җәза төрләре каралган канун өлгесен кабул итте. Карантинны бозучыларга иң зур җәза – җиде елга иректән мәхрүм итү.
  • 31 мартта рәсмиләр Татарстанда 19 коронавирус йоктыру очрагы турында хәбәр итте. Русиядә авыручылар бер тәүлектә 500гә арткан диелә, хәзер аларның саны 2337гә җиткән.

XS
SM
MD
LG