Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әни белән хушлашырга кайта алмыйм. Чикләр ябык"


Фирдания ханым кызы Эльвира белән

7 апрель Казанда галимә Фирдания Садриева белән хушлашалар. Ул Юдино бистәсенең мөселман зиратында туганнары янында җирләнә. Финляндиядә яшәүче кызы чикләр ябылу сәбәпле кайта алмады.

Казан мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Садриева ​5 апрель Казанның 7нче хастаханәсендә вафат булды. Якшәмбе кичендә хәле начарайган, ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып килгәннәр. Соңгы бер ел ул йөрәк чире белән авырган.

Мәрхүмәнең кызы Эльвира Низаметдин Финляндия башкаласы Һелсинки шәһәрендә яши. Пандемия вакытында илләр арасында очышлар да, поезд йөрешләре дә туктатылды. Финляндия белән Русия арасында да чикләр ябык. 30 мартта Русия чит илләргә барлык очышларны туктатты. Хәзерге вакытта чартер рейслары ярдәмендә чит илдә торып калган Русия ватандашлары гына кайтарыла. Мәскәүнең "Шереметьево" һава аланы көненә бары тик 500 юлчыны кабул итә. Чит илдән кайткан очракта кеше Мәскәүдә 14 көн дәвамында күзәтүдә тотыла. Бу йогышлы чир таралмасын өчен кешеләр күзәтү астында булырга тиеш дип аңлатыла.

Шул сәбәпле дә Эльвира Низаметдин әнисен соңгы юлга озатырга кайта алмый. Азатлык аның белән элемтәгә кереп сөйләште.

Фирдания Садриева (1944-2020)
Фирдания Садриева (1944-2020)

"Карантин аркасында Казанга кайта алмыйм. Төрле юлларны карадык, ләкин, кызганычка, килеп чыкмый, киртәләр бик зур. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты озату мәшәкәтьләрен үз өстенә алды. Аларга рәхмәт. Мин берничек тә кайта алмыйм. Шуңа йөрәк өзгәләнә.

Әнинең йөрәге авырта иде. Күптән түгел ул йөрәгенә операция кичерде, операциядән соң 21 көн "Ливадия" шифаханәсендә булды. Өенә кайтуына ике атна гына әле. Хәле ярыйсы иде, ләкин кинәт начараеп, ашыгыч ярдәм белән алып киттеләр. Анализлар ясалган, йөрәгендә су җыелган булган. Йөрәге түзмәде, өзелде. Әнигә 75 яшь иде", дип сөйләде кызы.

Төрле юлларны карадык, кызганычка, килеп чыкмый, киртәләр бик зур

Кызының сүзләренә караганда, аның җәсәден моргтан ябык табутта чыгарачаклар. Гәүдәсе дә махсус саклану тукымасына төрелеп табутка салыначак дигәннәр. Эльвира Низаметдин әйтүенчә, әнисендә коронавирус диагнозы булу-булмавы билгеле түгел. Ләкин табиблар саклык чаралары күрелергә тиеш, җәсәдне җирләүнең үз кагыйдәләре бар дип аңлатканнар.

"Мәрхүмәне озатырга килүчеләр дә махсус киемнән булырга тиеш дип алдан ук әйттеләр. Саклану киемнәре булмыйча беркая кертмәячәкләр. Табутны ачмаячаклар, аның йөзен берсе дә күрә алмаячак" дип сөйләде мәрхүмәнең кызы.

Фирдания ханым озак еллар Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында эшләде, театр факультетын җитәкләде. Соңгы елларда ул андагы ветераннар берлеген җитәкләгән. Рәис буларак берничә чара уздырган, актив эшчәнлек алып барган. Мәрхүмәне соңгы юлга озатуны да институт оештыра.

Казан мәдәният һәм сәнгать институты мөдире Роза Әхмәдиева Азатлыкка мәрхүмәне озатуның үз кагыйдәләре бар һәм аларга буйсынырга тиешбез дип сөйләде.

Роза Әхмәдиева
Роза Әхмәдиева

"Фирдания ханымның үлеме турында хәбәр килеп ирешкәч, без коллектив белән Zoom аша элемтәгә кердек. Аның тормыш юлын искә алдык, истәлекләр белән уртаклаштык һәм бер минут тынлык оештырдык. Нишләтәсең, шундый шартлар. Җыела да алмыйбыз.

Фирдания ханым һәрвакыт позитив кәефле кеше булды, ул зарлануны белмәде, авыр булганда да әйтмәде, кешене борчымады. Инфаркт кичергән иде, хастаханәдә ятып чыкты. Гомере дә хастаханәдә өзелде.

Кызы еракта, кайталмый җирләүне үз өстебезгә алабыз

Кызы еракта, җирләүне үз өстебезгә алабыз, ул әлегә кадәр бездә эшләде, ветераннар оешмасының рәисе булды. Казанның 7нче хастаханәсендәге моргка безгә махсус киемнәрдән килергә кушылды. Ул киемнәрне ничәне таптык – шул кадәр кеше озатырга килде. Җир җимертеп шуларны эзләдек. Фирдания ханым җәсәде юылачак, кәфенләнәчәк диелде, әмма аның тәне табутта булачак дип әйтелде. Дөньясы шундый, нишләтик. Бу – кагыйдә, без аңа буйсынырга тиеш", дип аңлатты Роза ханым Азатлыкка.

Казан шәһәре казые Булат Мөбәрәков Азатлыкка мәрхүмәне озата алмаган очракта кешегә өзгәләнергә кирәкми, Коръән укырга, күбрәк дога кылырга киңәш ителә, дип аңлатты.

Булат Мөбәрәков
Булат Мөбәрәков

"Андый очраклар була, кеше җирләргә кайтып өлгерә алмый, бигрәк тә бүген чикләр ябылган вазгыятьтә бу гомумән мөмкин түгел. Туганнар кайта алмаган очракта Коръән Кәрим китабын укырга, күбрәк дога кылырга, Аллаһтан үлгән кеше өчен җәннәт сорау кирәк.

Чикләр ачылгач, туганнары кайтып каберен зиярәт итәр

Балалар җирләргә тиеш дигән катгый кагыйдә юк. Татарстанда имамнар җитәрлек, шөкер, бездә бөтен шартларны да китереп кешене җирли беләләр, җеназа намазын да, Коръән дә укыйлар. Чикләр ачылгач, туганнары кайтып, каберен зиярәт итә алыр.

Хәнәфи мәзһәбендә кеше госел коелмаган, юылмаган килеш җирләнә алмый диелә. Андый вакытта кабер янында гына җеназа намазы укыла. Татарстан мөфтие бу хакта махсус фәтва чыгарды. Медицина хезмәткәрләре мәрхүмне герметик савытка урнаштырабыз дисә, бу очракта без ул кагыйдәгә буйсынабыз. Медицина оешмасы белән мәрхүмнең тәнен бер тапкыр булса да юу турында килешеп булса, бу бөтен проблемны чишә. Бу очракта бернинди чикләүсез җеназа намазын укып була", дип аңлатты Булат хәзрәт.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG