Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия чит илләргә даими һәм чартер очышларны туктата


Русия хөкүмәте 27 марттан чит дәүләтләргә очу һәм алардан рейслар кабул итүне тыйды.

Коронавируска каршы көрәш координация шурасы президиумы утырышы нәтиҗәләре нигезендә, Росавиациягә чит илләргә даими һәм чартер очышлар ясауны туктатырга күрсәтмә бирелгән. Бары чит илләрдән кайта алмый калган русияләрне алып кайтыр өчен һәм “хөкүмәтнең аерым карарлары белән башкарылган” очышларны гына калдырырга тәкъдим ителә.

Моннан тыш, коронавирус булган илләрдән килүче юлчыларга һава аланына килеп төшкәч тә вируска тест уздыра башлаячаклар. Хәзерге кагыйдәләргә ярашлы, чит илдән кайтучылар ике атналык карантинда торырга тиеш.

Дөньяда коронавирус тарала барган саен, Русия хакимияте бер-бер артлы илнең башка дәүләтләр белән чикләрен япты. Соңгы көннәргә кадәр кайбер илләрнең башкалалары белән һава юлы аша элемтә калган иде.
Һава юллары ябылу сәбәпле, йөзләрчә Русия кешесе чит илләрдән кайта алмый интегә. Андыйларны Русия очкычлар җибәреп кире алып кайта. Шундый рейслар март ахыры-апрель башында 20 илгә башкарылачак. Чит илдән кайткан русияләр мәҗбүри рәвештә ике атна карантинда торачак.

Русиянең 55 төбәгендә коронавирус йоктыруның 650 дән артык очрагы теркәлгән. Ике кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG