Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте коронавируска каршы дөнья мөселманнары догасына кушылырга чакыра


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Казакъстанның югары мөфтие тәкъдиме белән бу атна җомгасында өйлә намазыннан соң дөньяның төрле почмакларында мөселманнар бергәләп дога кылачак.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин республикада яшәүче мөселманнарны дөньядагы дин кардәшләре белән бергә коронавируска каршы дога кылырга чакырды. Бу турыда мөрәҗәгать Татарстан мөселманнары диния назәрәте сайтында чыкты.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, дөньяның төрле почмакларында дин кардәшләр бергәләшеп бер үк вакытта дога кылуны Казакъстанның югары мөфтие Нәүрүзбай Утпинов тәкъдим иткән. Камил Сәмигуллин бу тәкъдимне хуплап, Татарстан мөфтиятенең дә уртак дога кылу чарасына кушылун әйтә.

“Казакъстан югары мөфтие бөтен ислам дөньясы дин әһелләре, мәдрәсә мөгаллимнәре, Коръән хафизлары һәм бөтен мөселман өммәтен барлык кешеләр өчен “Без – бергә, безнең дога өчен максатыбыз уртак” дигән шигарь астында дога кылырга чакырды”, диелгән Татарстан мөфтияте хәбәрендә.

Дөнья мөселманнарының коронавирус куркынычыннан саклауны үтенеп бергәләшеп дога кылу чарасы бу атна җомгасында, 10 апрель, өйлә намазыннан соң булыр дип көтелә. Дин кардәшләренә мөрәҗәгатендә Камил Сәмигуллин Мөхәммәт пәйгамбәрнең “Дога – мөселманның калканы” дип әйткән сүзләре бар дип искәртә. Ул Татарстан мөселманнарын уртак догага кушылырга өндәп, “безнең бердәм догабыз кешелекне коткарырга мөмкин” дигән өмет белдерә.

Узган атнада Татарстан мәчетләрендә коронавируска каршы Коръән хәтеме башкарылган иде.

Татарстанның православ динендәгеләр дә коронавирустан саклауны сорап догалар кыла. 3 апрельдә Татарстан митрополиты Феофан ярдәмчеләре белән иконалар тотып Казан өстеннән боралакта әйләнде.

XS
SM
MD
LG