Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Рамил Шәмсетдиновны тагын дүрт айга сак астында калдырды


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Коронавирус сәбәпле тикшерү эшләре туктап калган. Адвокат Равил Тугушев Шәмсетдиновны психиатрия тикшерүе нәтиҗәләре белән танышырга ниятли.

Узган елның октябрендә Байкал артындагы хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов тагын дүрт айга сак астында кала. Мәхкәмәнең аны сак астында тоту вакытын озайтуы хакында Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев ТАССка сөйләгән.

“Сак астында тотуны 4 айга озайттылар. Коронавирус аркасында тикшерү эшләре бармый, шуңа күрә мин анда [Читага] майда очарга ниятлим” дигән Тугушев.

Адвокат Читада Шәмсетдиновның психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре белән танышырга җыенганын әйткән. Экспертизаны Шәмсетдинов гыйнвар-февраль айларында Мәскәүдә Сербский исемендәге институтта узган иде.

Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Җинаятькә бару сәбәбен Шәмсетдинов олырак хезмәттәшләренең аны җәберләве белән аңлатты. Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка улының мондый адымга баруына бабайлык кына сәбәп була ала дип сөйләде.

Декабрьдә Рамил Шәмсетдиновның бабайлык турындагы җинаять эшендә зыян күрүче буларак танылуы билгеле булды. Март башында мәхкәмә Рамилне һәм тагын берничә хезмәттәшен җәберләгән Руслан Мухатовны ике айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

XS
SM
MD
LG