Accessibility links

"Мондый авыр хәлдә өлеш кертәсем килә". Испаниядәге татар ирекмәне


Диана Баронина хезмәттәшләре белән
Диана Баронина хезмәттәшләре белән

Азатлык төрле илләрнең пандемиягә каршы ничек көрәшүе, кешеләрнең яшәеше, хакимиятнең аларга карата мөнәсәбәте, ярдәме турында язуын дәвам итә. Испаниядә коронавирус ялкын тизлегендә таралды, табиблар да вирус эләктереп егылды. Чыгышы белән Актаныштан булган Диана Баронина Испаниядә табибларга ярдәм итә.

Диана Баронина (кыз фамилиясе Нуретдинова) Татарстанның Актаныш районы Яңа Кормаш авылында туган. Инде 14 ел Испаниянең Урта диңгез ярындагы Малага шәһәрендә яши. Шунда кияүгә чыккан. Инде берничә ай ул Малага табибларына, шәфкать туташларына ярдәмгә йөри. Пандемия чорында Диана, ихтыяри буларак, табиблар белән бер рәттән вируска каршы көрәшә. Бу хакта ул үзенең Instagram һәм YouTube сәхифәләрендә саф татар телендә тасвирлый.

Белешмә. Испания коронавирус йоктыручылар саны белән дөньяда АКШтан соң икенче урында бара. Рәсми саннарга караганда, 15 апрельгә анда 170 меңнән артык кешедә коронавирус теркәлгән. 18 меңнән артык кеше үлгән. (Халык санына бүлеп караганда бүгеге көндә бу дөньяда иң югары күрсәткеч — ред.)

Без Диана белән Испаниядәге хәлләр турында сөйләштек.

— Диана, Сез ничек табиб, шәфкать туташлары сафларына кереп киттегез?

Диана Баронина
Диана Баронина

— Мин үзем һөнәрем белән пешекче. Озак еллар Чаллының кондитер фабрикасында эшләдем. Хастаханәдә эшләрмен дип күз алдыма да китерми идем. Әмма менә төрле хәлләр була икән бит. Испаниядә коронавирус тарала башлагач, барыбыз да табибларның, медицина хезмәткәрләрнең нинди авыр хәлдә калуын күрдек. Чирләүчеләр арта бара, табиблар хәлдән тая. Хастаханәләрдә эшләүче хезмәткәрләр арасында кеше җитми башлагач, мин ихтыярилар сафларына керергә булдым. Ярдәм итәргә теләге булган һәр кеше волонтер (ирекмән) була ала. Мондый вакытта кул кушырып өйдә утырасым килмәде, тоттым да бардым. Теләсә нинди эш башкара алам дидем. Чыннан да, анда эш бетәрлек түгел. Башта кул арасында йөрдем, кушканны үтәдем, бушлай иде эшем. Хәзер эш хакын да түлиләр. Яңа эшкә кушылган кешеләрнең төп эше — вируслы булу мөмкин пациентлар бүлмәләрен дезинфекцияләү. Әмма аннан тыш та тавык чүпләп бетермәслек эш өелеп кенә тора.

— Испаниядә әлеге вакытта вазгыять ничегрәк?

Йоктыручылар, үлүчеләр саны әле һаман да югары булып кала. Узган тәүлектә тагын 300дән артык кеше үлгән. Терелүчеләр бик аз. Авыручылар саны гел артып бара. Яхшыга таба бармыйбыз.

— Сезнең хастаханәдә хәлләр ничек? Табиблар, шәфкать туташларының эш режимы нинди? Арыйлармы?

Мондый вакытта кул кушырып өйдә утыра алмадым, тоттым да табибларга барып кушылдым

— Безнең хастаханәне махсус коронавирус авыруларын кабул итү өчен төзеделәр. Бик авыр хәлдәгеләрне шушы хастаханәгә китерәләр. Моңарчы ул клиника гына булган. Монда дәвалап булмаслык кешеләрне китерәләр. Көнгә сигез сәгать эшлибез. Болай табиблар, шәфкать туташлары җитә. Эш күп, чыннан да хәлдән таябыз. Өйгә әлсерәп кайтып керәм. Авыручылар күп игътибар таләп итә. Аларга да кыен, безгә дә җиңел түгел.

— Испаниядә Италиядәге кебек табиблар, шәфкать туташлары чирне йоктырып үзләре авырый. Сездә дә андый хәлләр бармы?

— Бездә табиблар арасында да коронавирус йоктырганнар булды. Бер шәфкать туташы шушы чирдән үлде, ул Мадрид якларыннан иде. Безнең хастаханәдә, шөкер, андый хәлләр булмады.

— Үзегез чирләрмен дип куркасызмы?

— Беләсезме, бу сорауны күпләр бирә, әмма мин курыкмыйм. Чөнки безнең өчен иминлек чаралары булдырылган. Урам, кибет ише урыннарда чир йоктыру ихтималы хастаханәдәгегә караганда зуррак. Без йөзне ияккә кадәр каплый торган битлек киябез. Ике кат махсус халат киябез. Авыру булган җирдән чыкканнан соң махсус бүлмә аша үтәбез. Ул бүлмәдә бер кат киемне салып эчтәге киемне дезинфекциялибез. Аннан икенче бер бүлмәгә чыгып шунда икенче кат киемне салабыз. Шунлыктан, куркуым юк.

"Испаннар табибларга бик рәхмәтле"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00
йөкләү


— Халыкның медицина хезмәткәрләренә мөнәсәбәте нинди?

— Бик хөрмәт итәләр. Шәһәр халкы һәр кич балконга чыгып алкышлап безгә рәхмәт белдерә. Хастаханә янына полиция машиналары килеп алкышлый. Instagram битемә бу алкышлауларны көн саен куям. Кереп караган кешеләр сәер икән сез дип әйтә. Хәзер рестораннар ябылды. Әмма кайберләре хастаханәләргә түләүсез ашау алып килүне оештыра. Монда халык бик бердәм. Табибларга, шәфкать туташларына, безгә бу алкышлаулар, игътибар бик мөһим. Без дә кешеләр бит, безнең дә хис, күңел дигән нәрсә бар. Бу эшләргә дәрт, көч өсти.

— Испаниядә карантин режимын кертү дөрес булдымы?

Бик күп кеше берьюлы чирләсә, хастаханәләр дә, табиблар да, җиһазлар да җитмәячәк

— Бик тә дөрес. Мондагы карантин режимы кешеләр бер юлы күпләп чирләмәсен өчен кертелде. Чөнки бик күп кеше берьюлы чирләсә, хастаханәләр дә, табиблар да, җиһазлар да җитмәячәк. Шунлыктан мин карантин дөрес чара дип уйлыйм.

— Даруханәләрдә дарулар, битлекләр, бармакчалар бармы?

— Битлек, бармакча, спирт беркайда да юк. Даруханәләрдә дә, кибетләрдә дә юк. Алып бетергәннәр, җитми. Дезинфекция өчен башка әйберләр бар. Битлек, бармакча җитешмәүгә чарасын монда тиз таптылар. Өйдә утыручылар, хатын-кызлар хәзер битлек, бармакча тегә. Теккән әйберләрен күрше-тирәгә, бер-берсенә бушлай өләшәләр. Беркем беркемне мәҗбүр итми, һәр кеше күңел эше дип башкара, бу авыр чакта минем дә өлешем керсен дип тырыша. Шундый рәхәт мондый хәлне күрү. Күңел тула.

— Кибетләрдә ризык җитәрлекме?

— Кибетләрдә ризык та, бүтән әйберләр дә бар. Вирус тарала башлаганда кеше берничә көн коткыга бирелеп кибетләрдәге бөтен әйберне алып бетерде. Шуннан соң тиз генә тәртипкә китерделәр. Мисал өчен, кибеткә әллә ничә кеше бергә өелешеп керә алмый. Кешене санап кына кертәләр һәм ишек янында үз чиратың җиткәнне көтеп торасың. Хәзер инде бер кулга ул кадәр күп итеп әйбер бирмиләр. Кирәк кадәрен генә аласың. Шулай итеп тәртипкә китерделәр. Һәм шуңа күрә бөтен әйбер дә бар.

— Татарстандагы туганнарыгыз белән аралашу ничек? Алар вирусның барлыгына ышанамы?

— Татарстандагы туганнарга минем әйтүем кирәк тә түгел. Чөнки минем ике сеңлем дә табиб. Алар үзләре дә хәлнең җитди булуын белә. Гаиләбездә полициядә эшләүчеләр дә бар. Шунлыктан, аларга бу турыда аңлатуны кирәк дип санамыйм.

— Испаниядә чирнең котыруы кайчан кими башлар? Карантин кайчан бетәр?

— Испаниядә әле чир югары ноктасына җитмәде дип уйлыйм. Булачак дип көтәбез. Карантин әле бик озак булыр дип уйлыйм. Башлануы бер көндә башланды, бетүе акрынлап булыр дип уйлыйм.

— Татарстан, Башкортстан, Русиядәге коронавируска бәйле хәлләрне күзәтәсезме? Сезнең фаразлар нинди?

— Татарстанны гел күзәтеп торам. Instagram сәхифәмне бик күп кеше күзәтеп бара. Дусларым да, туганнарым да миңа Татарстандагы "үзизоляция" турында әйтеп торалар. Русиядә коронавирус мондагы кадәр булып таралмас дип уйлыйм. Русиядә һава аланнарын бик тиз яптылар. Изоляцияне тиз ясадылар. Монда исә бөтен нәрсә бик озак ачык булды. Иртәгә карантин дигән көндә дә автобуслар тулып туристлар килде. Ул туристлар өчен кунакханәләр ачык булды. Кеше күплектән коронавирус Испаниядә күп таралды. Русиядә вакытында бар нәрсәне япканга күрә вирус бу кадәр таралмас дип уйлыйм.

Өстәп шуны әйтәсе килә: бик күп кеше ышанмый бу вируска. Ышанмаган кешегә мондагы хәлләрне ничек итеп аңлатырга белмим дә. Бу чир чынлап та бар. Уйлап чыгарылган нәрсә түгел. Бу вируска җитди карарга кирәк, бу уен эш түгел. Бер-берегезне саклагыз.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG