Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Французлар да башта вируска ышанмады, хәзер терсәген тешли"


Эйфель манарасы янында битлек кигән кешеләр
Эйфель манарасы янында битлек кигән кешеләр

Дөньяда коронавирус йоктыручы илләр арасында Франция беренче бишлеккә керде. Парижда яшәүче Резедә Мәүҗитова белән андагы хәлләр турында сөйләштек.

Джон Хопкинс университеты мәгълүматларына караганда, 7 апрельгә дөньяда коронавирус белән авыручылар саны 1 миллион 350 меңнән арткан. Беренче урында АКШ бара (367 мең), аннары Испания (136 мең), Италия (132 мең), Германия (103 мең) һәм бишенче урынга Франция чыкты (98 мең). Бу илләр чир таралу саны белән Кытайны да узды.

Азатлык төрле илләрдә яшәүче татарлар белән элемтәгә кереп, андагы хәлләр турында сораша. Без чыгышы белән Чаллыдан булган, бүгенге көндә гаиләсе белән Парижда яшәүче Резедә Мәүҗитова белән сөйләштек. Ул хосусый ширкәттә финансист булып эшли. Кешеләр карантинда нинди акчага яши, хөкүмәт ничек ярдәм итә, карантинны бозган өчен нинди җәза барлыгы турында сораштык.

— Резедә ханым, Парижда, Франциядә хәлләр ничек? Вирусны эләктерүчеләр, үлем-китем саннары сездә дә арта...

Резедә Мәүҗитова
Резедә Мәүҗитова

— Пандемия белән хәлләр әйбәт түгел. Париж һәм аның тирәсендәге кечкенәрәк шәһәрләрдә коронавирус белән чирләүчеләр саны көн саен арта бара. Үзебез дә гел шуны күзәтеп торабыз. Көньяктагы шәһәрләрдә дә саннар арта, шул сәбәпле хастаханәләр тулы.

Карантинны 17 мартта керттеләр, ике атнадан артык өйдә утырабыз. Чыгарга ярамый, чыгасың икән, кулыңда махсус белешмә булырга тиеш. Һәр кеше аны үзе тутыра, анда исем- фамилия, паспорт номеры, өйдән чыгып китү вакыты һәм сәбәпләре күрсәтелергә тиеш. Кулдан язарга да ярый. Докторга барырга ярый, әмма анда да бик мөһим булган очракта гына барырга дип аңлаталар. Өй тирәсендә йөреп керү өчен дә рөхсәт кирәк, бер чакрым ераклыктан китәргә ярамый, кибеткә дә бару өчен сәбәпне кәгазьгә теркәп чыгарга кирәк. Полиция туктата, кәгазьне, андагы вакытны карый. Кемдер алдый, хәрәмләшә икән, андыйлар да бар, аңа штраф салына. Монда кешегә ышаналар, һәр кеше үз гамәле өчен җавап тота. Тота алмый икән, штраф күләме зур. 35 евродан алып 150 еврога кадәр. Карантин шартларын кабат бозсаң, 1500 евро штраф салырга мөмкиннәр. Урамда машиналар юк диярлек, кешеләр дә кирәкмәгәнгә чыгып йөрми. Эштән белешмә алып йөриләр.

Мин өй тирәсендә йөреп керәм, машина белән дә тиз генә кибеткә барып киләм. Әмма чыгып йөрмәскә тырышам, атнасына шул бер яки чыгу була аладыр.

Хакимият чарасызлыктан мондый штрафлар кертте. Берара саннар нык үсте, кешеләр кинәт чирли башлады, моны туктату кирәк иде, кешеләр өйдә утырырга тиеш дигән карарга килделәр. Кешеләр ышанып бетмәде бит бу чиргә, шуңа репрессив чаралар эшкә җигелде.

— Нәтиҗәсе бармы?

— Уйлап карагыз, кеше эшкә йөри, Парижда җәмәгать траспортын миллионлаган кеше файдалана, төшке вакытта кафега керәбез, эштә дә үзара бәйләнеш нык. Мондый шартларда вирус бик җиңел һәм зур тизлектә тарала. Катлаулы вазгыять булыр дип күз алдына китермәдек, Италия, Испания бездән ике атна алдан барды. Без күзәттек һәм шомлана башлаган идек, әмма чаралар барыбер күрелмәде.

Бездә муниципаль сайлаулар булырга тиеш иде. Русиядә дә Конституциягә үзгәрешләр кертү турында сөйлиләр иде бит башта. Франциядәге ширкәтләр, дәүләт оешмалары карантинны, өйдән эшләүне алдан ук уйлый башладылар, әмма төгәл хәл ителмәде. 15 март сайлаулар булды. Cанитайзерлар бар иде, каләмнәрне тотмадык, паспортларны да ерактан күрсәтеп кенә тавыш бирдек. Сайлаулар уздыралар икән, димәк чыгарга ярый дип уйлады кешеләр. Җылы көннәр иде, парклар тулы кеше иде. Менә шул көннәрдә вирус бик нык таралды дип уйлыйм. Беренче үлүче февральдә булды. Коронавирус булган димәк, игътибар итүче генә булмаган.

Картлар йортларында бик авыр хәл. Ике айда 2 меңләп кеше үлгән, бу нормадан артык. Кеше җитдилеген аңламады, хакимият тә сайлауларны уздыруы белән хәлне катлауландырды.

— Кешеләр хакимиятне сүгәме? Вакытында карантин кертмәү ник булмады, ник сайлаулар уздырылды дигән дәгъвалар күпме?

— Бар андый хәлләр, Франция – демократиягә якын ил. Франция хакимияте парламенттан муниципаль сайлуларны соңрак уздырыйкмы, пандемия вакытында узсынмы дип сорады. Депутатлар хәзер үткәрик, аны кичектерү демократия процессына каршы килә дип әйтте. Минемчә, бу – зур хата. Испания, Италиядә хәлләр авырлыгын күрәләр иде бит. Гадәттән тыш хәл игълан ителмәде, бары тик бу карантин. Барыбер сайлауның икенче туры узмады.

— Халык, сез нинди акчага яшисез?

Хакимият казнадан бизнеска 11 млрд евро бүлеп бирде

— Франция хакимияте кафе-рестораннарны алдан ук ябып куйды. Кешеләрне кисәтмәделәр. Бизнесменнар банкротлыктан курка. Кешеләрне эштән кумаска диделәр, кешеләр вакытлыча эшсез дигән төшенчә бар Франциядә. Әмма эш белән тәэмин итүче һәр хезмәткәренә айлык эш хакын түләргә тиеш. Хакимият казнадан бизнеска 11 млрд евро бүлеп бирде. Моның өчен махсус платформа бар, кеше шунда мөрәҗәгать итә ала. Хакимият хезмәткәрләргә түләргә тиешле чыгымнарны 100 процент каплый. Бизнес үз кесәсеннән түләми. Оешма кешенең эш югалтуы аркасында хезмәт хакының 70 процентын түли. Бу – пособие. Аны дәүләт тулысынча каплый.

Билгесезлек куркыта. Чынында без бөтен вазгыятьне белмибез. Бу бәлки коткы таратмас өчен эшләнәдер. Реанимацияләрдә ниләр булып ятканын да белмим. Кайбер доктор дусларымнан гына хәлләрне сорашам. Алар моны "катастрофа" ди. Кешеләр нык күп, алар бик катлаулы формада чирли, яшьләр дә, өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә бар. Өйдән чыкмагыз, өйдә утырыгыз дип бик нык кисәттеләр. Хастаханәләр дә тулы. Төбәктән-төбәккә бушрак хастаханәләргә реанимацион хәлдә булучыларны поезд белән озаталар.

Кешеләр үзара җылы мөнәсәбәттә, ярдәм итәргә тора, картларга ризык алып кайтуны оештыралар, шалтыраталар, кешеләр бер-берсенең кәефен күтәрергә тырыша. Акчасыз кеше утырмый, мин дә менә өйдә, хосусый ширкәттә эшлим, әмма, шөкер, акча килеп тора. Акчам юк, ярдәм итегез дип кычкырган кешене әле ишетмәдем, күрмәдем.

— Татарстанда битлекләр җитми, берара даруханәләрдә парацетамолны сатып алып беттеләр. Кибетләрдә мәхшәр булып алган иде, әмма хәзер тыныч, кеше керә, сатып ала. Шулай да лимон юк, аның да, имбирнең дә бәясе күтәрелде. Сездә нәрсәләргә кытлык бар?

— Башта кайбер ризыкларга дефицит булып алган иде. Французларда запас ризык тоту гадәте юк. Алар өйрәнмәгән, шуңа чыгарга ярамый дигәч, кеше бик күп ризык сатып алды. Кирәк булганын да, булмаганын да сатып алды. Ишле гаиләләр дә бар, аларга ризык күп кирәк. Карантинның беренче атналарында киштәләр бушап калган иде, әмма хәзер нормальләште. Бәдрәф кәгазе, ярмаларга кытлык булып алды. Хәзер барысы да бар.

Даруханәләргә килгәндә, парацетамол бездә популяр дару, мондагы табиблар бөтен чиргә дә аны сатып алырга рецепт язып бирә. Битлекләр юк, резервта да алар булмаган. Җитештерү дә юк. Кытайга заказ бирделәр дип беләм.

— Карантинда мәктәп балалары нишли?

— Франциядә мәктәпләр, университетлар 16 марттан ябыла диделәр. Ә без әле эшли идек. Берни аңлашылмады. Ягъни балалар мәктәпкә йөрми, ә әти-әнисә эшли булып чыга. Балаларны кем карарга тиеш дигән сорау туды. Безгә дә ул кагыла иде. 17 мартта аннары эшләүчеләрне дә карантинга утырттылар. Ягъни стратегиясез эшләнде бу эшләр. Мәктәп эшләвен дәвам итә. Таләпләр ничек булды, шулай дәвам итә. Иртәдән кичкә кадәр тикшерү эшләре булып тора. Видеоконференцияләр бара каядыр, кызым Сөембикә укыган мәктәптә белем бирү аерым платформа аша бара, көненә 3-4 төрле дәрес укыйлар.

— Резедә ханым, Татарстандагы туганнар белән элемтәне тотасызмы? Республикадагы хәлләрне күзәтәсезме?

— Әйтүемчә, бездә дә кешеләр ышанмыйлар, кул гына селтиләр иде. Хәзер менә терсәк тешлиләр. Русиядә, Татарстанда шул ук хәл. Безгә килеп җитми, куркыныч түгел инде диләр. Әмма ул грипп үпкә, йөрәккә бәрә, башка авыртулар арта. Франциядә чирләүчеләр үпкә ялкынсынуы белән ята. Туганнарга 2-3 атна элек үк чыкмагыз, урамда йөрүне туктагыз, кибетләргә бармагыз, дидем, бездә вирус юк, диделәр. Юк түгел дип уйлау – хата, тест ясалмаган бит. Чын саннарны әйтү дә авыр. Хәзер миннән саннар көтәләр, өйдә ничек эшне оештырырга дип сорыйлар, киңәш дип мөрәҗәгать итәләр.

— Русиядәге изоляция апрель башына кадәр сузылачак. Франциядә нинди фаразлар әйтелә?

— Башта карантин ике атна диделәр. Әмма моның белән чикләнмәячәге билгеле. Озайтылачак ул. Медиа башта куркытты, 24 сәгать буена гел коронавирус турында сөйләделәр, күрсәттеләр. Бу көннәрдә стратегия үзгәрде, ничек каратиннан чыгарбыз, аның процессы нинди булырга мөмкин дип сөйләшәләр. Кемнәр чыгачак, өлкәннәр өйдә каламы, тестны кемгә ясыйбыз, балалар ничек укыячак – менә бу хакта анализ, фаразлар. Кимендә майга кадәр өйдә утырырбыздыр, әмма әлегә билгесез.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG