Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорк татарлары "вирус яллары" озакка сузылмас дип өметләнә


Бушап калган Нью-Йорк урамы
Бушап калган Нью-Йорк урамы

Коронавирус йоктырган кешеләр саны белән АКШ дөньяда беренче урынга чыкты, Нью-Йорк кизү үзәгенә әверелде. Миллионнарча кеше карантин шартларында яши. Алар арасында татарлар да бар. Азатлык аларның берничәсе белән көндәлек тормышның ничек үзгәрүе турында сөйләште.

Америкада коронавирус белән авыручылар саны көнләп түгел, сәгатьләп арта. Госпитальләрдә җилләткечләр һәм битлекләр җитми дип медицина хезмәткәрләре генә түгел, губернаторлар һәм шәһәр мэрлары да сөйләп тора. Урыннарда медицина хезмәткәрләренә саклану чаралары җитмәү аркасында вирус йоктырып авырып китү һәм хәтта үлү очраклары да булды.

Нью-Йоркта авыручылар саны Америкадагы авыручыларның яртысын диярлек тәшкил итә. 28 мартка вирус йоктыручыларның рәсми саны 53 меңнән артты.

Медицина, полиция, транспорт, даруханә, азык-төлек кибетләре һәм тагын берничә хезмәттән тыш, башка кешегә эшкә чыкмаска, өйдә утырырга кушылды. Кем өйдән эшли ала, алар эшен дәвам итте, башкалар – эшен югалтты.

Нью-Йорк урамында
Нью-Йорк урамында

Күп штатларда карантин игълан ителде. Бик кирәк булганда ашамлык алырга, даруханәгә, хәтта һава сулап керергә рөхсәт ителә. Чит кешеләр белән ике метр чамасы ераклыкта сөйләшергә кирәк. Өлкәннәр, сәламәтлеге какшаган дуслар белән интернеттан яки ерактан торып кына аралашырга кушалар. Бу тәртипне бозучыларны полиция хезмәткәрләре урамда күрсә, килеп аңлату эшләрен алып бара.

Нью-Йоркның гел гөжләп торган урамнары, метросы бушап калды, эшкә йөрүче сирәк юлчылар бер-берсеннән ерак утыра, автобус йөртүче авыру иярмәсен дип, арттагы ишекне ачып, кешеләрне бушлай йөртә.

Бу шартларда Америкадагы милләттәшләр ничек яши соң. Азатлык берничә татар белән сөйләште.

Нью-Йоркта татар яшьләрен оештырып җибәргән Юлия Фазлиәхмәтова элек бер сабантуйны да калдырмый иде, бармаган чарасы юк иде. Хәзер аның инстаграм битенә карасаң, бер атнадан артык өйдән чыкмый утыра.

Юлия Фазлиәхмәтова
Юлия Фазлиәхмәтова

"Тормышыбызда үзгәрешләр булды. Бик актив яшәргә өйрәнгән кешегә, бөтен мәдәни, күңел ачу чараларының тыелуы күңелгә ятышлы түгел әлбәттә. Барлар, ресторан, музей, театрлар ябылды, дуслар белән күрешеп булмый башлады. Эш ягыннан әллә ни зур үзгәреш булмады. Мин IT өлкәсендә эшлим, элек тә өйдән генә эшли идем. Әмма быел эш хакының күтәрелүен, өстәмәләр көтмәгез дигән хат килде, бу өлкәдә төшенкелек. Болары күңелсез әлбәттә.

Бер шәһәрдә яшәсәк тә, әнием белән күрешмим. Аңа 60 яшь, үземне яхшы хис итсәм дә, берәр ничек аңа вирус ияртермен дип куркам. Күп кеше булган җирләргә бармыйм, транспортка утырмыйм, паркка чыгып керсәм киемнәрне урамга чыгарып куям, кулларны бик җентекләп юам, витаминнар эчә башладым. Бер айдан тормыш җайланыр дип өметләнәм" диде ул.

Чыгышы белән Казаннан, соңгы 10 ел Нью-Йоркта яшәүче Алина Зарипова бар нәрсә ябылгач эшсез калган. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли иде. Аның 9 яшьлек кызы дә мәктәпкә йөрми хәзер. Икәүләп өйдә утыралар, кыз интернет аша укый, әтиләре эшкә йөри, ул азык-төлек кибетендә эшли, аның эше кирәкле санала.

Алина Зарипова кызы белән урамга шулай киенеп чыга
Алина Зарипова кызы белән урамга шулай киенеп чыга

"Карантинда өйләрне җыеп чыгардык, шкафларда тәртип урнаштырдык. Ашамлыкны күпләп алдык, консервалар, макарон, ярмалар, ит, ипине туңдырып куйдык. Эшем хәзер юк, әмма эш хакын бер-ике атна түләп торачаклар диделәр. Кайчанга кадәр эшсез утырачакбыз, белмим. Урамга чыгасы булса, метрога утырмыйбыз, якын тирәдә генә җәяү йөрибез. Моңарчы комда, океан буенда утырдык, көннәр җылы торды. Хәзер урамга чыкканда кулга санитар перчаткасы, битлек киябез, лифт төймәсенә басасы булмасын өчен җәяү йөрибез, тоткычларны кәгазь белән тотабыз.

Бу хәл озак дәвам итәрме, алга таба тормыш ничек булыр – билгесез, шунсы бик куркыта" ди Алина.

Чыгышы белән Казаннан булган, хәзерге вакытта Майами шәһәрендә яшәүче төзелеш конструкторы Рөстәм Шәмсетдинов заказлар кими һәм кибетләрдә кайбер ашамлыкларны табу авыр ди.

Рөстәм Шәмсетдинов гаиләсе
Рөстәм Шәмсетдинов гаиләсе

"Вирус килгәннән соң тормыш үзгәрде. Әмма без артык борчылмыйбыз, төшенкелеккә бирелмибез. Әлегә балалар белән өйдә утырабыз, урамга чыгарга ярый, әмма океанда су керү тыела, уен мәйданчыклары ябык. Ашамлыклардан яшелчәләр җитәрлек, әмма ит, сөт, йормырка табуы кыен. Туалет кәгазе юк, кулны дезинфекцияли торган сыекчалар юк. Эш ягыннан зур үзгәреш булмаса да (без элек тә проектларны өйдән утырып эшли идек), илгә килгән кризис аркасында заказлар саны кими" диде Рөстәм.

Нью-Йорк белән чиктәш Нью-Джерси штатында яшәүче Чаллы кызы Лилия Әшрәфуллина бу хәлне кыямәткә тиңли. Үзенең инстаграм битендә ул яңача тормыш барышын язып бара." Урамда 20 градусы җылы, өйдә утырасы килми. 100 перчатканы 20 долларга саталар, хлорлы салфетка табып булмый" дип яза ул. Лилия Азатлыкка әйткәнчә, коронавирусның аңа иң зур тәэсире – эшсез калуы булган.

"Мин бик күп башка американнар кебек өйдә утырырга тырышам. Инде берничә көн эшсез калган өчен пособие алуга теркәлмәкче булам, берничек килеп чыкмый, бик катлаулы. Эш департаментының сайты эшләми, телефоннан тоташып булмый. Болар озакка барырмы, күпме эшсез утырырбыз, айлык түләүләрен ничек капларбыз - билгесез.

Сәламәтлек ягыннан, үзем өчен түгел, Чаллыдагы туганнар өчен борчылам, анда да мондагы кебек хәл булыр дип куркам. Икенче яктан, миңа өйдә утыру ошый. Бу карантин озакка сузылмаса, яхшыга да булырга мөмкин. Элек бер мизгелгә чабудан туктап, уйлап утырасы, ял итәсе яхшы булыр иде дип уйлый идем. Менә теләгем тормышка ашты, әмма сәбәбе курыныч булганга барыбер рәхәт түгел" диде Лилия.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG