Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада эшләүче татар табибы: "Карантин — әлегә бердәнбер чара"


Расих Тохтамышев
Расих Тохтамышев

Пандемиянең иң катлаулысы әлегә Италиядә, аннары чирне эләктерүче һәм үлүчеләр саны белән Кытай барса, өченче урында – Кушма Штатлар. Коронавирус әлеге вакытта Калифорния, Вашингтон, Нью Йорк штатларында зур тизлек белән тарала. Азатлык Америкада эшләүче табиб Расих Тохтамышев белән сөйләште.

Расих Тохтамышев Америкада 12 ел терапевт булып эшли. Коннектикут штатының Нью-Һейвен шәһәрендәге госпитальдә хезмәт итүче табиб сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясенең югары ноктага менүе берничә атнадан көтелә. Бүген аларның хастаханәсендә дистәдән артык кеше коронавирус диагнозы белән ята.

Азатлык Расих әфәнде белән элемтәгә кереп, Америка медицина хезмәткәрләренең эпидемиягә әзер булу-булмавы, пациентларны ничек дәвалаулары һәм табиблар, шәфкать туташларының ничек саклануы турында сөйләште.

— Расих әфәнде, сезнең шәһәрдә коронавирус белән чирләүчеләр күпме? Сезнең пациентлар арасында мондый диагноз куелган кешеләр бармы?

— Эпидемия безгә дә килеп җитте. Безнең штатта диагноз куелган 300дән артык кеше бар. Көн саен саннар үзгәрә, әмма әлегә арта гына бара. 5 кеше инде үлде. Безнең 100 мең кешелек шәһәрдә, мәсәлән, 30 кешегә коронавирус диагнозы куелды. Әмма бу, аңларга кирәк, диагноз куелган кешеләр. Кемдер авырганын белми дә йөри бит. Андыйлар да шактый. Авыручыларның күбесе – өлкәнрәк кешеләр, урта яшьтәгеләр дә бар.

— Бу чирнең симптомнары төрле һәм чир бик авыр кичерелә дип әйтелә. Сез нәрсәне күзәтәсез?

— Мин дәвалаган кешеләрдә ул кадәр коточкыч симптомнар күзәтелми. Кешеләрнең бер өлеше авырый икән, алар өйдә уздыра. Алар өйдән чыкмый. Табиблар да кешеләр үзләренә ярдәм итә алса, дәвалана алса, өйдә калу хәерлерәк дип әйтә. Урамга чыкса, госпитальгә килсә, чир ныграк таралырга мөмкин. Госпитальдә ятучыларның 10-15 проценты чыннан да үпкәләрне җилләндерү аппаратына мохтаҗ. Минем 15 пациент, аның икесе реанимациядә ята, хәле авыррак. Безнең госпиталь зур, әмма тагын ике зур бүлек булдырылды. Бу – авыручыларның саны артып китүенә әзерлек. Яңа хастаханәне төзүгә вакыт кирәк. Һәр пациент аерым палатада ята. Ягъни урыннар җиткерергә авыр булачак.

— Италиядәге хәлләрне күзәтәбез, анда табиблар җитми, алар үзләре чир йоктырып егыла. Сездә вирус эләктерермен дигән курку бармы? Ничек сакланасыз?

— Шик бар, без дә кеше бит. Табиблар, шәфкать туташлары авыручылар белән якыннан аралаша. Саклану чаралары дигәннән, һәр палатага керер алдыннан табиблар махсус кием кия, махсус битлек, анда күзләр дә өстәмә каплана. Палатада булган медицина җиһазлары белән кулланыла, алар палатадан чыгарылмый, шунда кала. Куллар кергәндә дә, чыкканда да берничә тапкыр ныклап юыла.

Бу коронавирусны өлкәннәр авыр кичерә, яшьләр, аеруча иммунитеты яхшы булучылар аны эләктермәскә дә мөмкин, эләктергән очракта да катлаулы симптомнар белән җәфаланмаска мөмкин. Шуңа үземә ышанып кешеләрне дәвалыйм. Өйдә гаилә дә бар, аларны да уйлыйм. Могҗиза дару табиблар өчен дә табылмады, шуңа авырмаска тырышу мөһим. Мондый чорда кешеләр сәламәт табибларга мохтаҗ.

— Пациентлар чирнең мөһимлеген аңлыймы? Юк авыру бу, кайтып китәбез дип чыгып китүчеләр бармы?

— Андый кешеләр юк. Госпитальдә дәваланмыйча берсе дә китми. Барысы да әлегә күзәтелә. Коронавирус диагнозы белән булучылар әле берсе дә дәваланып кайтып китмәде. Дәвалану дәвам итә.

— Ә сез аларны ничек дәвалыйсыз?

Әлегә вакцина юк, дарулар кешенең хәлен генә җиңеләйтә

— Беләсез, әлегә вакцина юк, уйлап табылмады. Без дәвалаганда плаквенил, атазанавир, ремдесивир кебек препаратларны кулланабыз. Аларның нәтиҗәсе булыр дип ышанабыз. Вирусны ул үтерми, ләкин кешенең хәлен җиңеләйтә. Кемнеңдер организмы көчле икән, ул үзе җиңеп чыга аны. Катлаулы икән хәлләр, даруга күчәбез. Бу вирус яңа, зур тикшерүләр күренми.

— Италиядә чирләүчеләр күп, барысына да ярдәм күрсәтеп өлгермиләр. Үпкәләрне җилләтү аппаратлары җитми. Табиблар без мондый эпидемия масштабларына әзер түгел диде. АКШта да чирләүчеләр күп. АКШта табибларның, госпиталь, медицина хезмәткәрләрнең әзерлекләре ни дәрәҗәдә?

— Аппаратлар җитә дип уйлыйм. Италиядә әле эпидемиянең югары ноктасы, бездә әлегә чир котыра дип әйтеп булмый. Әмма бу алда булырга мөмкин. Безнең фаразларга караганда, вирусның киң таралышы 2-3 атнадан соң булачак. АКШ әзерләнә, мәсәлән, безнең госпитальдә пландагы операцияләр булмаячак, алар кичектерелде, изоляцияләр өчен бүлмәләр әзерләнә. Әлеге вакытта барысы да җитәрлек дәрәҗәдә дип саныйм. Маскалар бар. Әмма бөтен әйбер дә эконом режимга күчте. Әрәм-шәрәм ителми. Дөнья хәлен белеп булмый. Шулай да АКШ даруханәләрендә дә битлекләр юк дип беләм. Тестлар бар. Кешеләр тикшерәнәсе килә икән, моны эшләү җиңел. Кеше шалтырата, аңа кая килергә әйтелә һәм тиз арада аның нәтиҗәсе дә чыгарыла.

Госпитальдә бер ай алдан әзерлек башланды, барлык табиблар, шәфкать туташлары махсус инструктаж уза. АКШка бу кинәт кенә башка килеп төшкән бәла булмады. Башкаларда булган хәлләр күзәтелде, АКШка да килеп җитүе билгеле иде.

— Карантин никадәр нәтиҗәле ысул? Күпләр мондый кырыс ысул нигә кирәк дип аптырый, аеруча Русиядә аңа ышанып бетмиләр.

Әлегә эпидемия вакытында карантиннан да яхшырак ысул юк

— Кирәк, бу вирус таралмасын, кешеләрнең күбесен аяктан екмасын өчен әлегә бердәнбер мөһим чара. Әлегә эпидемия вакытында карантиннан да яхшырак ысул юк. Шуңа аның шартларын үтәргә кирәк. Чир чынында бик тиз тарала. Италиядә карантинны кешеләр бозды, нәтиҗәдә күпләп авырый башлады. Андагы кебек бөтенесе чирли башласа, табиблар да, хастаханәләрдә дә урыннар да, аппаратлар да җитмәячәк. Шуны уйларга кирәк. Пациентны бер айда аякка бастыру урынына дәвалау курсы 2-3 айга сузылырга мөмкин. Ресурсларны куллану турында аңларга кирәк. Бер авыру кеше кимендә 3-4 кешегә чирне йоктыра ала. Карантинда утырганда моңа чик куелачак.

— Ә сезнең шәһәрдә кешеләр карантинны ничек кабул итәләр, шартларны үтиләрме?

— Күбесе үти, мәктәпләр, кафе-рестораннар ябык, театр, кинотеатрлар да эшләми. Мөһим булмаган бизнеслар да эшен туктатты. Дөрес, икътисади яктан бу коточкыч зур зыян сала, әмма кеше сәламәтлеге мөһим, ул беренче урында торырга тиеш.

— Татарстандагы туганнарыгызга ниләр киңәш итәсез?

— Карантинда утырырга мөмкин булганнарга өйдә булырга дидем. Кемдер тыңлый, кемдер юк.

— Профилактика ысулларыннан нәрсә тәкъдим итәсез?

— Профилактика өчен дә дару юк. Кеше шуны эчәм дә дәваланмаячакмын дип әйтә алмый. АКШта җәйгә Алла бирса бу чир тыныр, Русиядә эпидемия соңрак башланды, югары ноктасы да бер айдан соң да башлана ала. Русиядә тестны уздыру да авыр. Бу озак башкарыла. Шуңа — карантин!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG