Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 2186 очрагы теркәлгән


Русиядә коронавирус белән барлыгы 15 770 кешедә авырый. Башкортстанда соңгы тәүлектә вирус йоктыруның яңа 19 очрагы теркәлгән. Бу - рәсми саннар.

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 2 186 очрагы рәсман теркәлгән. Барлыгы илдә 15 770 кешедә яңа вирус ачыкланган дип хәбәр итә коронвируска каршы көрәш штабы.

COVID-19 йоктыручыларның иң күбе Мәскәүдә (10 158), Мәскәү өлкәсендә (1360), Петербурда (557), Комида (208), Түбән Новгород өлкәсендә (194), Краснодар краенда (169) һәм Брянски өлкәсендә (141).

Башкортстанда коронавирус йоктыруның 19 яңа очрагы теркәлгән. 12 апрельгә анда барлыгы 85 кеше авырый.

Татарстанда яңа очраклар теркәлмәгән. Бүгенге көнгә республикада 73 кешедә коронавирус бар.

Тува, Алтай республикасы һәм Чукоткада COVID-19 йоктыручылар рәсман юк дип санала.

Русиядә барлыгы 1 291 авыру хастаханәләрдән чыгарылган, 130 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG