Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Табиблар вируска каршы көрәштә ялгыз торып калды"


Уфаның 21нче хастаханәсе
Уфаның 21нче хастаханәсе

Русиядә, рәсми саннарна караганда, коронавирус йоктырган кешеләр саны 21 меңнән арткан. Башкортстанда 14 апрельгә вирус 129 кешедә теркәлгән, 3 кеше үлгән санала. РКБдан соң Уфаның 21нче хастаханәсе дә карантинга ябылды. Азатлык әлеге хастаханәдә эшләгән табиб белән сөйләште.

РКБда авыручылар гына түгел, медицина хезмәткәрләре дә бина эчендә бикләнеп калды. Керү дә, чыгу да тыела. Дүшәмбе иртәсендә Уфаның 21нче хастаханәсе дә карантинга ябылды. Андагы бер авыруда COVID-19 вирусы булу ачыкланды. РКБдан аермалы, әлегә табибларга хастаханәдән чыгу да, анда керү дә рөхсәт ителә. Азатлык сөйләшкән табиб хастаханәдә эшләү куркыныч, чөнки ябык бинада вирус тизрәк тарала, ә медицина хезмәткәрләре берничек тә якланмаган дип сөйләде. Табибларның иң курыкканы – вирусны өйгә алып кайтып якыннарга йоктыру һәм шул рәвешле вирусның тагын да ныграк тарату.


Башкортстандагы хәлләрдән соң табиблар да, шәфкать туташлары да турыдан-туры исемнәрен атап сөйләшергә курка. Республика башлыгы Радий Хәбиров брифингта РКБдагы хәлләр турында журналистлар арттып яза, алар белән аралашмаска дигән сүзләр әйткәч, табиблар эшсез калырга, Русиянең тикшерү комитеты күзәтүе астына эләгүдән шүрли. Азатлык белән сөйләшкән табиб Уфаның 21нче хастаханәсендә эшли, аның исем-фамилиясе, кем булып, нинди бүлектә эшләгәне редакциягә билгеле. Әңгәмә бирүчегә зыян килмәсен өчен исемен үзгәртеп язарга мәҗбүрбез.

— Рамил әфәнде, дүшәмбе иртән сез эшләгән 21нче хастаханәдә бер кешедә коронавирус булу ачыкланды. Ә хастаханәдә пневмонияле авырулар бар идеме?

— Хастаханә зур безнең, әмма табиблар үзара аралашып тора, бигрәк тә соңгы арада. Җомга көнне, миңа әйтүләренчә, 15ләп кеше пневмония белән ята иде. Тагын ике кеше реанимациядә. Инде бер атна тирәсе шулай. Аларда вируслы пневмония билгеләре диләр.

Реанимациядәгеләр аерым ята. Гомуми бүлмәдә ятучыларны да башкалардан аерып куйганнар иде. Махсус коронавирус пневмониясеннән дәвалыйлар дип әйтеп булмый.​

— Аларны коронавируска тикшергәннәр идеме?

— Башта тикшерергә теләмәделәр. Хезмәткәрләр ныклап таләп иткәч кенә тикшерделәр.

— Ягъни, 15ләп кешедән тест алдылармы?

— Әйе. Нәтиҗәләре бар һәм алар коронавирусны расламый дигәннәр иде башта. Әмма менә берсендә булса да ачыкланды бит.

— Сезгә бу хакта ничек игълан иттеләр?

— Мин иртән эшкә барырга тиеш идем. Башта WhatsApp-тагы төркемдә яздылар, хезмәттәшләр хәбәр итте. Карантин, бер кешенең тесты уңай булып чыкты диделәр. Ул реанимациядә, хирургия бүлегендәге авыру булып чыккан. Җитәкчелек эпидимилог белән ябу карарына килгән. Бу төнлә хәл ителгән. Якшәмбе кизүдә булган бригада һәм тагын ике хирург эштә кала дип сөйләшкәннәр. Бу инструкция нигезендә шулай эшләнә. Миңа шалтыратып хастаханәгә бүген килмәскә диделәр. Чәршәмбе эшкә килергә кушылды.

Коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре ике атналык карантинга китәргә тиешләр. Алар үзләре турында теркәлгән поликлиникага әйтергә тиеш. Алар аны язып алырга һәм "больничный" ачарга тиеш. Әмма күп кеше белән сөйләштем, поликлинкалар әзер түгел, алар өйгә килеп "мазок" алырга да курка. Өйдә утырыгыз дип кенә әйткәннәр. Куркулары да аңлашыла, гап-гади битлекләр, махсус киемнәр дә юк бит.

Хезмәттәшем "мазок" алу турында кайнар хезмәткә шалтыраткан, берни әйтә алмаганнар, безнең хастаханәгә янә шалтыраткан. Хирургиядә эшләүчеләр беренче сызыкта, ягъни "контактный"лар белән турыдан-туры эшләүче булып санала. Безнең хастаханәдә табибларга тест ясамыйбыз, борчылмагыз, берни булмый, хатының эшкә барса да була дигәннәр. Аннары ул үзе яшәгән райондагы, беркетелгән поликлиникасына шалтыраткан. Хатыны белән дүшәмбе иртән барган. Килеп керүгә үк "Сез безгә шалтыратып тест ясатырга сораучымы?" дип коткыга калып, "Бернигә кагылмагыз, чыгыгыз тизрәк" дип куып чыгарганнар. Урамда адрес, телефоннарын алганнар, үзенә 14 көнгә ОРВИ, хатынына ОРЗ дигән диагноз куеп, "больничный" ачканнар.

Поликлиникалар моңа әзер түгел булып чыга

Менә тест, "мазок" ясамыйбыз дигәннәрен ничек аңларга мөмкин? Ягъни бөтенесен дә дәваларга тиешле табиб тикшерелми булып чыга. Поликлиникалар моңа әзер түгел булып чыга. Бу бер Башкортстан проблемасы гына түгелдер дип уйлыйм. Бар җирдә шулай. Стационар белән поликлиника арасында элемтә юк. Шулай ук сорау туа.

— Хастаханәдә ятучыларны коронавируска тикшерүне теләмәделәр дип әйттегез. Тест уздыруны авырулар яки табиблар таләп иттеме? Ни өчен таләп итәргә туры килгән?

— Табиблар таләп итте. Нигә тикшерәселәре килмәвен әйтүе кыен. Бездә бит иң мөһиме — статистика күрсәткечләрен бозмау. Мондый хәлгә әзерлек булмаганлыгын барыбыз да аңлыйбыз. Үз хаталарыңгы тану бик авыр.

Табиблар башта ук пневмонияле авыруларның чирләрен күбрәк коронавирус инфекциясенә охшаган дигән иде. Әмма администрация моны дәлилли торган фактлар юк, уйлап чыгармагыз диде.

— Ягъни табиблар җитәкчелек белән бу турыда сөйләштеме? Республика клиник хастаханәсе җитәкчелеген табибларның пневмония очраклары арту турында берничә мәртәбә кисәтүе турында Римма Камалова беренче булып Азатлыкка, аннары башка матбугатка да сөйләде. Табибларның кисәтүләренә җитәкчелек колак салмады дигән иде ул.

— РКБдагы күңелсез хәлләрдән соң хәзер реакция бар, әмма ул бик соң бара. Җитәкчелек табиблар белән ачылып сөйләшмәсә, табиблар сүзенә колак сала башламаса, бездә дә андый хәлләр булырга мөмкин.

— Сез, табиблар, бу инфекциядән ни дәрәҗәдә сакланган?

Коронавирустан берничек тә сакланып булмый, барыбер бөтен кеше чирләячәк

— Кәефләр шактый төшенке, чөнки бернинди мәгълүмат юк. Коронавирустан берничек тә сакланып булмый, барыбер бөтен кеше чирләячәк. Бездә саклану чаралары юк. Битлекләрне үзебез тегәбез. Хастаханә берникадәр марля битлекләре бирде, әмма алар бернидән дә сакламый. Бинада вирусның концентрациясе көчле. Кулны чистарту өчен әллә ни бирмәделәр, кулларны шул спирт белән ышкыйбыз. Эшкә килгәндә температураны үлчәп кертәләр. Шуның белән шул.

— Сезнең хастаханәдә чумадан саклану киемнәре бармы?

— Бар, әмма аларның күпме булуын, кемнәргә җитәрлек булуын беркем белми. Күп тапкыр чистартып кия торганнары да, бер тапкыр кия торганнары да бар диләр. Әмма гел сүздә бер, гамәлдә башка булып чыга бит.

— Табиблар җитәкчелектән нәрсә сорый? Сезгә ниләр җитми?

Җитәкчеләр безне алгы сызыкка ташлады да үзләре читләште

— Беләсезме, РКБдагы хәлләр дә, башка төбәкләрдәге вазгыять тә шуны күрсәтте: табиблар бу вирус каршында ялгыз торып калды. Бәлки, бик хисле яңгырар, әмма безне кайгырту кирәк. Җитәкчеләр безне алгы сызыкка ташлады да үзләре читләште. Аларны да аңлап буладыр. Әмма һәр җитәкче һәрвакыт, теләсә кайсы вазгыятьтә рульдә булырга тиеш. Җитәкчелекнең гамәлләренә аптырыйбыз.

— Үзегезгә чир йоктырудан, гаиләгезгә йоктырудан курку бармы? Кайбер табиблар якыннарын чирләтмәс, өйгә кайтмас өчен аерым фатир яллап яши башлаган. Сездә ничек хәлләр?

— Куркабыз, әлбәттә. Әмма нинди эшкә баруыбызны һөнәр сайлаганда ук белеп бардык бит. Бәлки карантин игълан итәргә кемнеңдер кыюлыгы җитмидер. Табиблар үзләре дә вируслы булырга һәм вирусны таратып йөрергә мөмкин. Ниндидер иминлек чаралары күрергә тырышабыз.

Мин өйгә кайткач коридорда бөтен киемнәремне пластик пакетка салам, аннан аларны махсус сыекча белән юам, үзем озак душта юынам. Барысы да өйдә эшләнә. Ләкин бу шулкадәр ялган әйбер, үз-үзебезне алдыйбыз. Без бит өйгә инфекция алып кайтабыз. Гап-гади чаралар инде, чир таралмаячагына гарант түгел, чөнки чир кешенең үзендә булырга мөмкин. Минем гаиләм дә, балалар да бар. Якыннар белән яхшылап аралашып та булмый, ара калдырасың, аерым йоклыйм.

Фатир яллап та була, әмма бу да акча. Аны мин үз кесәмнән түләргә тиешмен. Табиблар болай да очны очка ялгап яши, гаиләне ашатасы бар.

— Карантин кертелгән башка хастаханәләрдә эшләүчеләр белән аралашасызмы, алар ни әйтә? Без сөйләшкән күп кенә табиблар куркытылган дигән тәэсир калды. Мәгълүматны чыгармас өчен җитәкчелек табибларга, медицина хезмәткәрләренә басым ясыймы?​

— Кемнеңдер бу турыда медиага чыгып сөйләве — йөрәк авазы. Минем дә йөрәк әрни, әмма курку бар, эштән кит дип гариза яздыра алалар, бүген түгел, иртәгә, аттестация узганда үч алачаклар. Каршы сүз әйтмәү ул совет чорыннан калгандыр инде ул. Хәзер бездә медицина шундый хәлгә төшерелгән ки, табиблар җан асрау өчен көрәшә.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG