Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Русия җитәкчелегенә бизнеска субсидияләр ярдәме күрсәтергә тәкъдим иткән


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты сүзләренчә, мондый ярдәм ширкәтләргә хезмәткәрләрен саклап калу өчен кирәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән онлайн очрашу вакытында республика эшмәкәрләре өчен Русия хакимиятеннән ярдәм сораган. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова әйтте дип яза Коммерсант.

Миңнеханов бу тәкъдимен Русия бизнес-омбудсмены Борис Титовка җиткергән. Татарстан президенты республикада коронавирус эпидемиясеннән иң зур зыян күргән эшмәкәрләргә федераль үзәк ягыннан субсидияләр ярдәме күрсәтелүен сораган. Титов бу мәсьәлә каралыр дип вәгъдә иткән.

Миңнеханов фикеренчә, мондый ярдәм күрсәтелсә, ширкәтләрдә эшчеләрне саклап калып булыр иде.

"Кешеләрне саклап калырга кирәк. Иң кадерлесе – кешеләр! Бүген түләүләр алыр өчен кеше эшеннән китеп, махсус ресурста теркәлергә тиеш. Иң зур зыян күргән тармакларга субсидияләр бүлеп булмас микән? Коллективларны саклап калыр өчен" дигән Миңнеханов.

Русиядә коронавирус эпидемиясе сәбәпле 31 марттан "ял атналары" игълан ителде. Русия президенты Владимир Путин кешеләргә бу көннәр вакытында эш хакы сакланачак дип вәгъдә бирде. Шул ук вакытта илдә гадәттән тыш хәл игълан ителмәде. Ширкәтләр өйдә утырган хезмәткәрләренә үз кесәләреннән хезмәт хакы түләргә тиеш булды. Дәүләт урта һәм кече бизнеска салымнарын түләүне кичектерергә рөхсәт бирде, хезмәт хакы түләү өчен банктан әҗәткә акча алырга тәкъдим итте, аның күләме бер хезмәткәргә илдә кабул ителгән минималь хезмәт хакы (12 130 сум) исәбеннән чыгып билгеләнә. Ләкин, медиалар язганча, эшмәкәрләр мондый кредитларны алырга ашкынып тормый. Алар, АКШ һәм башка кайбер илләрдәге кебек, бизнеска турыдан-туры акчалата ярдәм күрсәтелергә тиеш дип саный.

Сораштырулар күрсәткәнчә, Русиядәге ширкәтләрнең 30 проценты беренче "ял атнасы" вакытында ук хезмәткәрләрен түләүсез ялга чыгарга мәҗбүр иткән, 16 процентында кешеләрне эштән җибәрә башлаган.

XS
SM
MD
LG