Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Уфага бер очкычта Таиландтан туристлар кайтарылды


Казанга Таиландтан кайткан юлчыларны каршы алу (Татарстан президенты матбугат үзәге фотосы)
Казанга Таиландтан кайткан юлчыларны каршы алу (Татарстан президенты матбугат үзәге фотосы)

17 апрельгә каршы төндә Казан һәм Уфага Таиландтан туристлар кайтарылды. Татарстанда юлчылар 14 көнгә "Ливадия" шифахәсенә, Башкортстанда обсерваторга озатылды.

Җомгага каршы төндә Казанга Бангкоктан очкыч төште. Ул Таиландта калган туристларны алып кайтты. Казанга 111 кеше төште. Очкычка утыру белән бөтен юлчыларны һәм салонга алып кергән букчаларын дезинфекцияләгәннәр.

Очкычтан төшкәндә аларның тән температураларын үлчәгәннәр һәм "Ливадия" шифахәсенә озатканнар. Биредә юлчыларны өч тапкыр ашату каралган, сәламатлекләрен табиблар күзәтеп торачак. Дистанцион тәртиптә хасталык кәгазе ясатырга мөмкин. Шулай ук интернеттан кирәк-яраклар сатып алу мөмкинлеге бирелгән.

Туристлар шифаханәдә 14 көн торачак.

Казаннан соң очкыч Уфага китте. Башкортстанга 68 кеше кайтты дип хәбәр итте республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте. Аларның 10ысы - балалар. Очкычта шулай ук күрше төбәкләрдән кешеләр бар. Аларның барысын да һава аланында ук коронавируска тикшергәннәр. Туристлар 14 көнгә обсерваторга озатылган.

  • Коронавирус үтеп керү куркынычы сәбәпле, 26 апрельдә Русия чит илләргә даими һәм чартер очышларны туктатты.
  • 31 мартта Русия коронавирус сәбәпле чит илләрдә калган ватандашларны кайтаручы рейслар санын чикләде.
  • Русия транспорт министры Евгений Дитрих аңлатканча, бу Русиягә кайткан юлчыларны җентекләбрәк тикшереп булсын өчен эшләнә. Чит илдән очкычларны Мәскәүдә бары Шереметьево һава аланы гына кабул итте, юлчылар саны көнгә 500 дән арттырылмады.
  • Төбәкләрдә тәүлегенә 200 кеше генә кабул итәргә ярый иде.
  • Соңрак чит илләрдән Русия ватандашларын өйләренә кайтаручы һава рейсларын вакытлыча туктатылып торды. 3 апрельдә Нью-Йорктан Мәскәүгә билгеләнгән рейс башкарылмады.

XS
SM
MD
LG