Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кибетчесе: "Сатып алучылар безгә рәхмәт укый"


Ләйсән Батталова
Ләйсән Батталова

20 апрельдән Татарстанда кибетләрдә битлексез йөрү тыела. Бу тыю шулай ук җәмәгать транспортына да кагыла. Азатлык коронавирус вакытында кибет һәм кибетчеләр тормышы белән кызыксынды. Бүгенге әңгәмәдәшебез — "Магнит" кибетендә сатучы булып эшләүче Ләйсән Батталова.

—​ Ләйсән, коронавирус башлангач сезнең тормыш ничек үзгәрде?

— Мин башта коронавирус чирен җитди кабул итмәдем. Аннан кешеләр битлекләр киеп йөри башлагач курку булды. Ә болай әлләни үзгәрмәде. Ләкин эшләргә мотивация бетте. Киләчәк билгесез булгач, нигә эшләргә, нигә акча җыярга дип уйлый башладым. Чирле кешеләр терелә башладылар дип әйтелә башлагач, мотивация кире кайтты, алга таба бар да әйбәт булачак дип эшлибез хәзер.

Казан кибетчесе: "Сатып алучылар безгә рәхмәт укый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:57 0:00

— ​Бу чир башлангач кибеттә эш арттымы әллә киресенчә кимедеме?

— Кибеттә эш гел күп инде ул. Әйберләр коронавируска кадәр сатылган кебек үк хәзер дә сатыла. Шуңа әлләни үзгәреш булмады.

— ​Кешеләр коронавирус башлангач, иң күп ниләр сатып ала башлады?

— Ярмалар, май, тоз, чүпрәне күпләп алдылар. Иң кирәк әйберләрне инде.

— ​Тауар беткән вакытлар булдымы?

— Юк. Тауар азайган саен безгә складтан китереп тордылар.

Чит илләрдә коронавирустан саклану өчен кибетләргә кешеләрне азлап кертәләр һәм әйберләрне дә тиешенчә күләмдә генә бирәләр. Мондый ысулны сез эшли торган кибеттә дә кертергә уйламадылармы?

— Юк, бездә бернинди чикләү булмады. Кеше күпме әйбер аласы килә, шуның кадәр алды. Җитәкчелектән дә безгә тауарны чикләп кенә сатыгыз дигән күрсәтмә килмәде.

— ​Кибетләргә кеше күп йөри бит, сездә алардан коронавирус йоктырырмын дигән курку булмадымы?

— Минем юк. Мин яшь әле, көчем бар дип уйлыйм, бер чирдән дә курыкмыйм.

— ​Хәзер дә битлектән торасыз, касса артында гел битлектән тору авыр түгелме?

— Бар инде бераз, әмма нишлисең, кияргә кирәк булгач.

— ​Сезгә көнгә ничә битлек, перчатка бирелә?

— Безгә күп килде алар. Әйтик, перчаткаң ертылса, кибеттәге тиешле урыннан барабыз да алабыз. Битлекләр белән дә шулай. Ягъни битлекләрне без үзебез ясамыйбыз, җитәкчелек бирә.

— ​Вирусны гаиләгә алып кайтырмын, балаларга яисә иптәшемә йоктырырмын дип уйламыйсызмы?

— Мин эштән кайткач юынып чыгам. Үзем генә яшәгәч, андый куркуым юк дисәм дә була. Әниләр янына кайтып йөрмәгәч, аларга йоктырырмын дигән куркуым да юк.

— ​Кибет җитәкчелеге бу вирустан саклану өчен сезгә ниләр эшләргә куша, тиешле чаралар белән тәэмин итәме?

— Әйткәнемчә, безгә битлекләр, перчаткалар өләштеләр. Спиртлы салфеткалар да бирделәр. Ютәлләгән, авыру билгеләре сизелгән кешеләрне күрсәгез, шунда ук кулларыгызны спиртлы салфеткалар белән сөртегез, игътибарлы булыгыз диделәр.

— ​Кибеттә тагын нинди саклану чаралары күрәсез?

— Без һәр көнне көндезге икедә ябылабыз. Һәм бөтен җирне юып чыгарабыз. Кассаларны, компьютер клавиатураларын, суыткычларны юабыз, дезинфекциялибез. Өченче яртыда кибетне кабат ачабыз.

— ​Коронавирус башлангач сатып алучыларда үзгәрешләр сизелмәдеме?

— Хәзер күп кеше битлек киеп килә. Чиратта бер-берсенә якын килмәскә тырышалар. Берәрсе икенче бер сатып алучы яныына якынрак килеп басса, аны башкалар шундук кисәтәләр. Чиратта торучыларга үзебез дә, бер-берегезгә якын килмәгез, дибез. Касса янында идәнгә махсус ленталар ябыштырылган, чиратта торучылар дистанцияне шуңа карап саклый.

— ​Сатып алучылар акча белән түлиме, әллә инде банк картасы беләнме?

— Банк картасы дияр идем. Коронавирус башлангач, банк картасы белән түләүчеләр артты. Сатып алучыларга без үзебез дә банк картасы белән түләсәгез, әйбәтрәк булыр дип әйтәбез.

— ​Сатып алучылар арасында олы яшьтәгеләр да күренәме?

— Без пенсионерларга көндезге 11гә кадәр ташламалар ясадык. Иртән килеп алсын, кеше күп вакытта килмәсеннәр өчен.

— ​Соңгы вакытта медикларга игътибар зур, кибетчеләргә никтер игътибар азрак дип әйттегез. Сезгә нинди игътибар булуын теләр идегез?

— Бәлки менә журналистларның шушындый язмаларыннан соң безгә карата игътибар булыр, белмим инде. Сатып алучыларның күбесе безгә рәхмәт әйтә. Шушындый авыр вакытта эшлисез диләр. Безнең өчен эшлисез дип жәлләүчеләр бар, рәхмәт әйтүчеләр бар. Без аларга бик рәхмәтле.

— ​Җитәкчелек сезнең эшне ничек бәяли, вирус вакытында эшләгәнгә хезмәт хакын арттырырбыз дип әйтмиме?

— Әйе, безгә эшләргә мотивация булсын өчен булды андый хәл.

Без бу эшебезне үзебезнең һөнәребез итеп күрәбез. Нинди генә проблемнар булмасын, без барыбер кибеткә чыгып эшләячәкбез. Халыкка ашамлык сатырга кирәк бит, шуңа ни генә булса да, эшкә чыгарга тиешбез. Моның башкача юлы юк.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG