Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушнаренко хастаханәсе карантиннан чыгарылган


Кушнаренко хастаханәсе коридоры
Кушнаренко хастаханәсе коридоры

Кушнаренко үзәк хастаханәсенең коронавирус табылган бүлегеннән карантин тәртибе алынган. Анда булган 14 кеше өйләренә җибәрелгән, алар үзизоляциядә тагын ике атна торачак. 

Кушнаренко үзәк хастаханәсенең баш табибы Ольга Шәйхетдинова Азатлыкка белдерүенчә, йогышлы авырулар бүлегендә ятучы авырулар да, медицина хезмәткәрләре дә өйләренә җибәрелгән. Моның өчен махсус транспорт чарасы бүленгән. "Коронавируска тикшерү нәтиҗәләрен әйтә алмыйм, барысы да Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте аша", диде Шәйхетдинова.

Азатлыкка Кушнаренко хастаханәсендәге вазгыять турында сөйләгән табиб Елена Пономарева үзенең өйдә дәвалануы турында әйтте.

Узган атнада Кушнаренко хастаханәсендә коронавируслы авыру табылып, ул Дүртөйле шәһәрендәге хастаханәгә озатылганнан соң, Кушнаренко хастаханесенең инфекция бүлеге карантинга ябылды. Бүлек хезмәткәрләре һәм авырулар шартларның начар булуына зарланып район прокуратурасына һәм башлыгына хат язды. Инфекция бүлеге табибы Елена Пономарева карантин турында рәсми әйтелмәде, беренче көннәрне ашаттылар, аннары ризыкны туганнар китерә башлады дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG