Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда изоляциягә каршы митингта катнашкан 14 кеше хөкем ителде


Владикавказдагы митинг
Владикавказдагы митинг

Гаепләү маддәсенә карап, кулга алынучыларга мәхкәмә өчтән алып унбиш тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы биргән.

Төньяк Осетия башкаласында изоляция режимына каршы 20 апрельдә узган килешенмәгән митингта тоткарланучыларга мәхкәмә карарлары чыгарыла башлаган. 14 кеше кулга алынган. Бу турыда Интерфакска Төньяк Осетия мәхкәмәләренең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Тоткарланучыларны “полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмау” һәм “ватандашларны җәмәгать урыннарында җыеп, тәртип бозуга китерү” маддәләре нигезендә хөкем итәләр. Гаеп төренә карап, аларга өчтән алып унбиш тәүлеккә кадәр кулга алу җәзасы бирелгән. 22 апрельдә мәхкәмә карарлары чыгару дәвам итәчәк. 20 апрельдә митингта 69 кеше тоткарланганы хәбәр ителгән иде.

Аннан алда чара оештыручыларның берсе Вадим Чельдиев кулга алынды. Аны коронавирус турында фейк таратуда һәм полиция хезмәткәренә карата көч куллануда гаеплиләр. Чельдиев нахакка гаепләүгә протест йөзеннән ачлык игълан итүен белдерде.

20 апрельдә Владикавказның үзәк мәйданында ике меңгә якын кеше җыелды. Алар изоляция режимыннан зыян күргән халыкка финанс ярдәм күрсәтүне таләп итте. Шулай ук төбәк җитәкчесе Вячеслав Битаровның вазифасыннан китәргә тиешлеге турында да таләпләр яңгырады.

XS
SM
MD
LG