Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада табиб COVID-19 йоктырган


Алабуга хастаханәләренең берсендә эшләүче табибта коронавирус расланган. Аның гаиләсе изоляциядә.

Алабуга шәһәрендә табибның COVID-19 йоктыруы билгеле булган. Аның гаиләсе хәзер изоляциядә, аралашкан кешеләре ачыкланган, инфекцияне алга таба таратмау өчен бөтен чаралар күрелгән диелә “Новая Кама” район газеты сайтында.

23 апреьдә Алабугада коронавирус йоктыруның тагын ике яңа очрагы хәбәр ителгән. Икесе дә Алабуга кешеләре. Алар хәзер Чаллыда икенче шәһәр хастаханәсендә дәвалана, хәлләре авыр түгел диелә.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматында Алабугада COVID-19 йоктыруның 1 очрагы булуы әйтелә.

15 апрельдә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада өч табибның коронавирус йоктыруын хәбәр иткән иде. Биектау районында балалар табибында вирус табылуы әйтелде.

Коронавирус пандемиясе шартларында авырулар белән эшләүче табиблар беренче чиратта куркыныч астында. Башкортстанның республика клиник хастаханәсендә инфекция учагы кабынып, анда ким дигәндә 52 кеше коронавирус йоктырды. Шуларың бер өлеше – табиблар.

Коронавирус зәхмәтеннән иң зур зыян күргән илләрнең берсе – Италиядә йөзләгән табиб вирус йоктырган, 148 табиб һәм медицина хезмәткәренең коронавирус аркасында гомере өзелгән. Аларның исемнәрен Италиянең FNOMCEO табиб орденнары илкүләм федерациясе үз сайтында теркәп бара.

Азатлыкта җомга чыккан "Татарча подкастта" балалар табибы Илдус Лотфуллин медицина хезмәткәрләрен вирус йоктырудан аеруча сакларга кирәк, чөнки гади авыру чирне 2-3 кешегә йоктырса, бер табиб 10 кешегә йоктыра ала дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG