Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казанда технология университеты ректоры Сергей Юшко тоткарланган


Сергей Юшко
Сергей Юшко

Казан дәүләт тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) ректоры Сергей Юшко караклык һәм вазифаи документларда алдашуда шикләнелә.

Татарстанда Казан дәүләт тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) ректоры Сергей Юшко тоткарланган, ул караклыкта һәм документларны ялганлап тутыруда шикләнелә. Берничә сәгать элек ректордан сорау алу узган дип яза "БИЗНЕС Online" электрон газеты үз чыганакларына таянып.

21 апрельдә Казан дәүләт тикшеренү технология университеты (КНИТУ) җитәкчесенә карата җинаять эше ачылганы хәбәр ителгән иде.

Тикшерү фаразлаганча, Юшко 2004 елдан 2017 елга кадәр берьюлы берничә җирдә тулы мәшгульлек шартларында хезмәт куйган. "Идея" технопаркы белән беррәттән ул КНИТУда кафедра мөдире һәм декан вазифаларында торган.

"Чынлыкта бу деканат кәгазьдә генә булган, аның бурычларын башка бүлек төп эшенә өстәмә буларак башкарган. Тикшерү фаразынча, шикләнелүченең бу юл белән алган хезмәт хакы бер миллион сумнан да ким түгел" дип белдерә Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Юшко үзе гаебен кире кага диелә. Юшко белдергәнчә, декан сайланып куела торган вазифа, һәм ул үзенә тиешле эшне башкарган.

XS
SM
MD
LG