Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инфекционист: Чаянда ятмасында эшләүчеләрнең өчтән берендә коронавирус табылган


Митингка чыккан эшчеләр
Митингка чыккан эшчеләр

Моның хакта Русия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп инфекционисты белдергән. Элегрәк Якутия башлыгы әлеге саннарны кире каккан иде.

Якутиянең Чаянда нефть-газ ятмасында эшләүче 10 меңләп эшчене коронавируска тикшергәннәр, аларның өчтән берендә беренчел тест уңай нәтиҗә биргән. Моның хакта республиканың Ленский районына барып кайткан Русия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп инфекционисты Елена Малинникова белдергән.

"Аларның өчтән берендә беренчел тестлар уңай нәтиҗә күрсәткән. Шул ук вакытта аларда симптомнар күзәтелми. Вахталы бистәдә шәхси саклану чаралары һәм дарулар җитәрлек дәрәҗәдә бар. Анда барлык эпидемиягә каршы чаралар күрелә", дип аңлаткан ул.

Шул ук вакытта Якутия башлыгы Айсен Николаев эшчеләр арасында бары тик 39 кеше генә авыруны йоктырган дип белдерә. Ул "берничә мең кеше яки барысы да анда авырый дип төрле саннар әйтелә, чынбарлыкта бу шулай түгел", ди. Вирус йоктыручыларның 23е хастаханәләрдә, тагын 16 кеше вахталы бистәләрдә дип сөйләгән ул.

Элегрәк Якутия хөкүмәтенең рәисе урынбасары Ольга Балабкина Telegram-каналында да Чаянда нефть-газ ятмасында эшләүчеләр арасында коронавирусны 3 меңләп эшче йоктырган дигән хәбәр чыккан иде. Шуннан соң әлеге хәбәр бетерелде.

Якутиянең Чаянда нефть-газ ятмасында эшләүчеләр 27 апрель протест белдереп митингка чыкты. Алар яшәү шартларының түзә алмаслык булуына, саклану чаралары юклыкка, авырулар турында мәгълүмат бирелмәүгә зарланды. Җыенда берничә йөз кеше катнашты.

Чаянда ятмасына газ чыгару эшенә вахта ысулы белән Башкортстан, Татарстан кешеләре күп йөри. Азатлык әлеге вакытта вахтада эшләгән ирләр ирләрнең хатыннары белән әңгәмә корды. Алар ирләре ризыкның каты-коты булуына, яшәү урыннары начар булуына һәм алынган анализ нәтиҗәләрен әйтмәүләренә зарланган.

30 апрель көнне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Чаянда нефть чыгару җирлегендә коронавирус табылу сәбәпле бүленеп калган вахтачыларның бер өлеше Башкортстанга кайтачак, алар карантинда булачак, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG