Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга Якутиядән беренче 200 вахтачы кайтты


Башкортстаннан Чаянда җирлегенә барып эшләүче ир-атларны “Якутия” һава ширкәте ике очкыч белән китергән. Вахтачылар 14 көнлек карантинга урнаштырылган.

Якутиянең Чаянда нефть-газ ятмасыннан Башкортстанга беренче 200 вахтачы кайтты. Аларның хәле яхшы, анализлары коронавирус күрсәтмәгән дип хәбәр итә ТАСС.

Беренче рейслар белән Башкортстанның Баймак, Зилаер, Хәйбулла районнарыннан һәм Сибай, Баймак шәһәрләреннән вахтачылар кайткан. Аларны Әбҗәлил районындагы шифаханәләрнең берсенә урнаштырганнар, ике атна дәвамында карантинда һәм медицина күзәтүе астында торганнан соң алар гаиләләренә әйләнеп кайтачак дип язды республика башлыгы Радий Хәбиров.

Башкортстан барлыгы 1800ләп вахтачы кабул итәчәк.

Чаянда ятмасындагы вахтачылар 28 апрельдә протест чарасына чыкты. Алар туклануның бик начар булуына, коронавирус таралу шартларында саклану чаралары булмауга, тест нәтиҗәләре яшерелүгә, изоляция булдырылмауга зарланды.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Елена Малинникова Чаянда чыганагында 10 меңнән артык эшчегә тест ясалганын, аларның өчтән берендә беренчел нәтиҗәләр нигезендә коронавирус раслануын хәбәр итте.

Шул ук вакытта Якутия җитәкчелеге Чаянда чыганагында COVID-19 йоктыруның бары 39 расланган очрагы теркәлүен әйтә. 23 кеше хастаханәләргә озатылган, тагын 16 кешедә авыру җиңелчә уза.

1 майда Чаянда җирлегендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көненә 40-60 авыруны тикшерергә мөмкинлек бирүче күчмә һоспитале корылды. Моннан тыш, 125 кешелек вакытлыча урнаштыру медпункты да китерелгән.

XS
SM
MD
LG