Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор изоляция чикләүләрен өч этапта алырга тәкъдим итә


Анна Попова
Анна Попова

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова президентка коронавирус сәбәпле кертелгән чикләүләрнең нинди тәртиптә алыначагын сөйләде.

Русиядә коронавирус сәбәпле кертелгән изоляция режимыннан чыгу өч өлештән торачак. Бу турыда 6 майда президент Владимир Путин белән видеокиңәшмә вакытында Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сөйләде.

Попова сүзләренчә, беренче вакытларда ачык һавада балалар белән йөрү, спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителәчәк.

Изоляциядән чыгуның икенче баскычында сәүдә оешмаларының яңадан эшләп китүе, гаиләләр белән урамда булырга рөхсәт итү күздә тотыла.

Өченче этапта парклар, бакчалар ачылачак, ләкин анда килүчеләргә ара калдырып йөрү таләбе куелачак. Шулай ук белем бирү оешмалары, кунакханәләр, җәмәгать туклануы нокталары да эшли башлаячак.

Попова белдергәнчә, бу этапларның һәркайсында төбәкләрнең җитәкчелеге аерым чаралар хакында карарны үзләре кабул итә алачак.

Чикләүләрнең тәгаен кайсы көннән алыначагын Попова әйтмәде.

Русиядә 30 марттан "ял көннәре" игълан ителде. Президент Владимир Путин бу тәртипне ике тапкыр озайтты. Русияләр 11 майга кадәр "үзизоляциядә" булырга тиеш. Әлеге вакытка төрле чикләү чаралары кертелде. Ләкин һәр төбәккә үзендәге вазгыятькә карап чикләүләрне кырыслату яки йомашарту хокукы бирелде.

Мәсәлән, 6 майдан башлап татарстаннарга зиратларга бару рөхсәте бирелде.

30 апрельдән Татарстан хөкүмәте карары белән халыкка иртәнге сәгатьләрдә ачык һавада спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт ителде.

20 апрельдән Татарстан премьер-министры Алексей Песошин карары белән республикада чәчтарашханәләр эшли башлады.

XS
SM
MD
LG