Accessibility links

Кайнар хәбәр

КДМУ студентлары коронавирус чорында хастаханәдә практика узарга теләми


Медицина студентлары. Архив фотосы
Медицина студентлары. Архив фотосы

Казан дәүләт медицина университетының 4-6 курс студентларына бу көннәрдә хастаханәдә практика узу таләбе куелган. Алар коронавирус чорында хастаханәгә барырга теләми. Анда тиешле саклану чаралары тәэмин ителүенә ышанмый.

Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 7 май онлайн матбугат очрашуында Казан дәүләт медицина университетының (КДМУ) Татарстан хастаханәләренә юлланган 110 студенты коронавирус йоктыручылар белән эшләмәячәк дип әйтте. Галимова сүзләренчә, уку йортының ректоры аның белән сөйләшүдә бер генә студент та пычрак ("кызыл") зонага, ягъни йогышлы авырулар хастаханәсенә һәм вирус белән турыдан-туры эшләргә җибәрелмәячәген белдергән. Азатлык сөйләшкән КДМУның 5нче курс студенты (исеме редакциягә билгеле) авыруларның пычрак зонага эләккәнче чиста зонада булуын һәм чирне шунда йоктыру ихтималын әйтә. Ул практика ни өчен нәкъ хәзер уздырылуын да аңламый.

27 апрель көнне Русиянең сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыкларының медицина студентларын коронавирус белән эш итүче хастаханәләргә практикага җибәрү турында уртак фәрманы чыкты. Икенче көнгә Казан дәүләт медицина университетының (КДМУ) "Русиядә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш шартларында югары медицина белем бирү програмнары нигезендә гамәли әзерлекне оештыру турында" дигән аерым фәрманы дөнья күрде. Әлеге фәрман күп кенә студентларда сораулар тудырды, уку йортының беренче проректоры Ләйсән Мөхәрләмова махсус мөрәҗәгате чыкты. Анда студентларга практика узуга бәйле сорауларга аңлатма бирелә кебек. Ләкин Азатлык белән сөйләшкән студент сүзләренчә, аларга бернәрсәне дә төгәл аңлатучы юк.

Аңлатма
Аңлатма

"Бу практиканың ни өчен нәкъ хәзер уздырылуы аңлашылмый. Кинәт кенә. Безгә практика алдыннан коронавирус белән бәйле онлайн-курслар үтәчәксез дип әйттеләр. Ул фәрманда 1 майдан дип язылган, ә безгә 6 майга билгеләнгән иде. Практика үзе шуннан соң бер атнадан башланачак, диелде. Боларны барысын да деканат старосталарга җиткергән, старосталар студентларга тапшырды. Бу 4-6нчы курсларның дәвалау эше, педиатрия, профилактика, стоматология, шәфкать туташлары эше факультеты студентларына кагыла диелде. Әмма 6нчы курсны алда имтиханнар көтә, шуңа алар азат ителде ахры.

Безгә ризалыгыбыз турында килешү имзалау кирәклеге әйтелде. Әмма анда сайлау мөмкинлеге бирелми. Син йә поликлиникада, йә хастаханәдә практика узарга тиеш. Эшләгән студентлар шул урыннарында эшен дәвам итә. Сәламәтлеге белән проблем булганнар азат ителә, ә калганнары барысы да практика узарга тиеш. Кыскасы, ризалашмау варианты юк", ди КДМУның бишенче курс студенты.

Аның сүзләренчә, бу фәрманда студентлар практика вакытында нәрсә эшләргә тиешлеге турында төгәл бернәрсә дә язылмаган. Шуңа студентлар күбесе билгесезлектә.

Без хастаханәләргә барып ярдәм итүгә каршы түгел, әмма саклану чаралары белән тиешлечә тәэмин ителербез дигән ышаныч юк

"Ни өчен практикага без нәкъ инфекция хастаханәсенә барырга тиеш. Безне тиешлечә саклану чаралары белән тәэмин итәрләрме яки хезмәт хакы түләрләрме? Без хастаханәләргә барып ярдәм итүгә каршы түгел, әмма саклану чаралары белән тиешлечә тәэмин ителербез дигән ышаныч юк. Һәм безгә кем түләячәк? Бу куркыныч эш, үлүчеләр дә бар. Без бит күбебез үзебезнең әти-әниләр белән торабыз, шуңа практикага барсак, алар янына кайтмас өчен башка яшәү урыны юнәтергә, якыннар белән контактка кермәскә кирәк булачак. Болар хакында ләм-мим. Ниндидер буш вәгъдәләр белән туендыралар, ординатурага баллар биреләчәк диләр. Шуңа без, студентлар, канәгатьсезлегебезне белдерә башладык та инде", ди ул.

Фәрманда студентлар коронавирус белән авыручылар янында эшләүгә үз теләге белән генә җәлеп ителәчәк диелсә дә, студентлар моңа ышанып бетми.

"Без бит хастаханәдәге авыру чирне йоктырганмы-юкмы икәнен белмибез. "Кызыл зона"га (коронавирус белән авыручылар) эләккәнче алар поликлиникага күренергә килә. Мисал өчен, 5нче курслар практиканы нәкъ поликлиникада узарга тиеш. Чирне йоктыру куркынычы поликлинакада да, хастаханәдә дә бар.

Практиканы "Яшел зонада" (чиста) яки "Кызыл зона"да узабызмы — берни белмибез. Безнең кулда шәфкать туташы сертификаты гына бар. Шуңа без шәфкать туташы булып кына эшли алабыздыр.

Онлайн дәрес материаллары
Онлайн дәрес материаллары

Безгә онлайн курс уздырачакларын әйттеләр. Әмма хастаханәдә чынбарлык бөтенләй башка. Безгә шәфкать туташы практикасын узачаксыз диләр, әмма быел без табиблар практикасын узарга тиеш. Шуңа монда укыту планы белән туры килмәгән төгәлсезлекләр дә күп. Күрәсең, аларның шәфкать туташлары җитми. Безнең дәваларга хокукыбыз юк, табибларга ярдәм итәргә тиешбез. Әмма хәзерге катлаулы чорда табибларның бездән башка да мәшәкате күп. Димәк безне башка эшкә җәлеп итмәкчеләр, әмма нинди эш булуы билгесез. Фәрман бар, ә хастаханә, поликлиника, университет нәрсә куша – билгесез. Фәрманда төгәл берни язылмаган", ди ул.

Студент әйткән онлайн әзерлек курсы 36 сәгатькә исәпләнгән һәм ул Русия сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы берничә блоктан тора: лекцияләр һәм чумага каршы костюмны кию-салу видеоаңлатмалары. Ахырда тест сораулары бирелә.

Студентлар практиканың нәкъ хәзер башлануын медицина өлкәсендә эшче куллар җитмәүдәндер дип фаразлый.

"Ярдәм кирәген аңлыйбыз. Бу бигрәк тә Мәскәүдә актуаль, башка төбәкләрдә ихтыяҗ ул кадәр зур түгел кебек. Аннары хәзер бит карантинда кайбер табиблар өйдә утыра, ник аларны бу эшкә җәлеп итмәскә? Димәк аларның түлисе килми. Табибларга бит түләргә кирәк, ә студентларга түлисе юк. Бушка эшләтмәкчеләр, әмма без дә бит кешеләр, бушка кемнең эшлисе килсен? Җитмәсә куркыныч.

Безгә әйтүләренчә, хастаханәләргә практикага ихтыяҗ булса гына җибәрәчәкләр. Әгәр ихтыяҗ тумаса, барасы булмаячак. Әмма студентлар фәрман чыгуга мөрәҗәгатьләр яза, юристлар, адвокатлар белән бу эшнең хокукыйлыгы турында сөйләшә башлады. Студентлар үзләрен яклау эшенә бик тиз тотынды, чөнки үзебезне үзебез якламасак, безне беркем дә якламас. Кайбер төбәкләрдә инде фәрман булмыйча торып, апрельдә үк практика башлаганнар дип ишеттем", ди Казан медицина университетының 5 курс студенты.

* * *

Апрельдә үк студентларны практикага җибәрүчеләр арасында Башкорт дәүләт медицина университеты (БДМУ) да бар. Әлеге уку йортының студентлары "Настоящее время"га сөйләвенчә, аларда планлы практиканы изоляция режимын озайту турында игълан ителгәч үк, ягъни иртәрәк вакытка күчергәннәр.

"Деканат безгә ризалашуыбыз турында гариза кәгазе җибәреп, аны имзалап тапшырырга кушты", ди алар. Бу кәгазьдә ни сәбәпләдер башка уку йорты исеме язылган булган.

"Алар хәтта документта "Кисловодски" сүзен кирәкле уку йортына алмаштырмаганнар. Моны студентларга үзләренә эшләргә туры килде", ди БДМУ студенты Азалия. Студентларны өч төркемгә: кайнар элемтә, волонтер һәм практикантларга бүлеп төрле урыннарга җибәргәннәр.

Русия медицина уку йорты студентлары әлеге практикага канәгатьсезлек белдереп социаль челтәрләрдә төрле битләр ачып җибәрде. Беренчеләрдән булып бу эшкә Мәскәүдәге Сеченов университеты студентлары алынды.

Социаль челтәрдә #СтудентКолТүгел дигән флешмоб башланды.

Телеграмда "Ковидлылар партиясе" төркеме барлыкка килде, Вконтактеда "Без тормыш сайлыйбыз" дигән бит ачылды.

Шулай ук change.org сәхифәсендә "Студентларны җәлеп итү" петициясенә имза җыю бара. Аны инде 12 меңгә якын кеше имзалаган.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG