Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Галимова: "Медицина университетының бер студенты да пычрак зонада эшләми"


Студентларның коронавирус йоктыручылар белән эшләвен кире кактылар

Татарстан хастаханәләренә юлланган Казан дәүләт медицина университетының 110 студенты коронавирус йоктыручылар белән эшләмәячәк. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн матбугат очрашуында белдерде.

"Мин медицина университеты ректоры белән сөйләштем. Ул бер студент та пычрак зонада эшләмәячәк дип ышандырды. Беркем дә йогышлы авырулар хастаханәсенә һәм вирус белән турыдан-туры эшләргә җибәрелмәгән.

Студентларны мобилизацияләү боерыгы Казан медицина университетының дәвалау факультетында 5 курста белем алучы 110 студентка кагыла. Алар хастаханә табибы ярдәмчесе буларак практика узарга тиеш. 110 студент та медицина оешмаларына билгеләнгән. Бер студент та пычрак зонада эшләми. Ягъни йогышлы авырулар бүлегендә, куркыныч тудыра торган урында практика узмый", диде Галимова.

Бүген Татарстан хастаханәләренә 615 студент җәлеп ителгән. Бу студентлар пандемия башланганчы ук практика узарга урнашкан булган. Шуларның 256сы сәламәтлек саклау оешмаларында, 228 студент волонтер сыйфатында, 22се Роспотребнадзорга булышырга алынган. Бу студентлар практика узу урынын үзләре хәл иткән диелә.

Русиянең сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыклары медицина студентларын коронавирус белән эш итүче хастаханәләргә практикага җибәрү турында уртак фәрман чыгарды.

Мондый фәрманга нигезләнеп Казан дәүләт медицина университеты 1 майдан 4-6 курс студентларын коронавируслы авырулар яткан хастаханәләргә практика узарга җибәрәчәк. Бу хакта университетның Вконтактедагы рәсми төркемендә әйтелә.

Уку йорты ректоры Алексей Созинов сүзләренчә, студентларның эше университет контролендә башкарылачак. Ул студентлар, укытучылар һәм студентларның ата-аналары өчен махсус видеомөрәҗәгать чыгарды.

Мәскәүнең Сеченев исемендәге медицина университеты суденты бу мәҗбүри, килешү имзалмаган очракта төрле санкцияләр белән яныйлар дип Азатлыкка сөйләде.

XS
SM
MD
LG