Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге Җиңү көнен татар тасмасын тагып бәйрәм итәргә чакыра


Архив фотосы
Архив фотосы

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Икенче дөнья сугышының Европада тәмамлану көнендә "георгий тасмасы" урынына татар тасмасын тагарга чакырды. Берлек шулай ук Татарстан суверенитетының 30 еллыгы алдыннан аны теләгән кешегә почта аша бушлай җибәрү акциясен башлады.

Татар тасмасы акциясе 9 май - Җиңү көненә һәм август аенда узачак Татарстан cуверенлыгы хакында Декларацияне кабул итүнең 30 еллык юбилеена багышлана. "Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, активистлар татар тасмаларын теләсә кайсы төбәккә почта аша бушлай җибәрергә әзер - почта чыгымнары өчен генә түләргә кирәк. Үзизоляция чорында гадәттәгечә урамда таратырга мөмкинлек булмау сәбәпле, акция онлайн уза.

Акциягә чакыручы белдерүдә "тасманы машина антенасына яки көзгесенә тагарга, түштамга урынына бант итеп бәйләп куярга, кызлар - беләзек урынына, яки сумкага, яисә чәчкә кадарга була" дип, тасманы куллану турында гади генә киңәшләр дә бирелә. Акция авторлары фикеренчә, татар тасмасы – кулланыш өчен оригиналь бүләк.

Тасманы алыр өчен Нәбиуллинның үзенә хат юлларга кирәк. Һәркемгә өч тасма җибәреләчәк. "Тасмаларны хәтта Франциядән дә сорый башладылар", ди ул. Акция өчен барлыгы 30 мең тасма алынган. 30 августка кадәр Татарстан шәһәрләрендә 100 мең тасма таратырга планлаштырыла.

Оештыручылар, тасма белән фотога төшеп, соцчелтәрләргә #татартасмасы хештегы белән язма куярга чакыра.


Татар тасмасын таратуны Җиңү көне уңаеннан оештыруны Нәбиуллин кешеләрнең символларга тартылуы белән аңлата.

"Бәйрәм якынайган саен, символларга ихтыяҗ арта. Без татар тасмасын тәкъдим иттек. Бигрәк тә быел - декларацияне кабул итүгә утыз ел тулган елда. Татар тасмасы - түбәтәй кебек үк, татарлык символы. Мондый тасма таккан кешене чит илдә дә милләттәшләре танып ала. Мәскәүдә марафонда шул тасма белән йөгергән идем, Мәскәү татарлары танып килде, үзләре дә тасма сорап китте. Һәр кеше өчен үзенеке якын", ди ул.

"Хакимият "георгий тасмасын" сәүдә урыннары аша тарата, без алай эшли алмыйбыз", ди Нәбиуллин.

Берничә ел элек Үзбәкстанда хакимият "георгий тасмаларын" тыйган иде. Милиция машиналардан аларны алып ташлап, аның урынына республика байракларын бирде. Нәкъ шундый ук хәлләр Грузиядә, Украинада, хәтта Казакъстанда да кабатланды. Русиядән читтә "георгий тасмалары" Мәскәүнең яңа империализмы, элекке совет җирләрендә үз хакимиятен торгызу символы буларак кабул ителә.

Элекке елларда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашапов 9 май бәйрәме уңаеннан "георгий тасмасын" такмаска чакырды. Кашапов "урыс хәрбиләренең шундый тасмалар белән ата-бабаларыбызны юк итүен без онытмаска тиеш" дигән иде.

XS
SM
MD
LG