Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанны какшатуның махсус стратегиясе бар"


Навальныйның Казандагы штаб координаторы Олег Емельянов ялгыз пикетта, 2019 ел

10 май Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның урыныннан китүен таләп иткән җыен турында игълан ялган булып чыкты. Әмма белгечләр бу ялгыш килеп чыккан әйбер түгел, ә алдан уйланган гамәл дип саный. Азатлык шушы мәсьәләне тикшерде.

Май бәйрәмнәре вакытында интернетта 10 май Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны урыныннан китүен таләп иткән җыен булачак дигән белдерү таралды. Ул "ВКонтакте" социаль челтәрендә моңарчы билгесез Марсель Абдрахманов исемле кулланучы хисабыннан таратылган.

Моннан тыш узган атна полиция Казанда яшәүче берничә активист янына да килгән. Олег Емельянов, Гөлназ Равилова, Марина Шоетова, Евгений Марков, Тимур Төхвәтуллин, Анатолий Малов, Андрей Бояршин, Эмиль Гәрәев һәм башкалардан бу митинг турында сорашканнар, анда катнашмаска өндәгәннәр.

— "Э" үзәге хезмәткәрләренең җанланып китеп активистларны куркытып йөргәне аңлашылмый. Бәлки алар бу митингны үзләре уйлап тапкандыр? Аларга митинг оештыручының үзенең эзенә чыгарга бернинди кыенлык юк бит, ди Навальныйның Казандагы штаб координаторы Олег Емельянов. Активистлар бу митингка барырга җыенмаган да.

Азатлык пандемия вакытында мондый провокатив белдерүләр таралуының сәбәпләре нидә була ала, моның артында кемнәр торырга мөмкин булуын белеште. Сәясәт белгечләре Дамир Исхаков һәм Руслан Айсин аерым көчләр Татарстанның сәяси элитасын какшатырга тели дип саный.

"Бу республиканың сәяси элитасын тикшерү"

Тарихчы, сәясәт белгече Дамир Исхаков мондый провокацияләр беренчесе дә, соңгысы да түгел. Ул махсус эшләнә дип сөйләде Азатлыкка.​

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Татарстан һәрвакыт һөҗүм астында. Аны төрле көчләр какшатырга тели, аерым бер кешене әйтеп булмый. Республиканың дошманнары күп, алар Мәскәүдән идарә ителә. Вазгыятьне какшатырга уйлыйлар.

Рөстәм Минңнехановның кабат президентлыкка барачагы билгеле, аңа әлеге вакытта тотрыклылык, үсеш кирәк. Әмма аның хакимияттә калуын теләмәүчеләр дә кул кушырып утырмый. Аларда вазгыятьне селкетеп тору максаты бар. Әмма Миңнеханов бу кризистан республиканы алып чыгара алса, аның рейтингы төшмәс дип уйлыйм.

Нефтькә кызыгучылар бар, әмма аны тартып алу өчен сәяси элитаны алмаштыру кирәк

Нефтькә кызыгучылар барын беләбез, әмма аны тартып алыр өчен сәяси элитаны алмаштырырга кирәк. Аларның көче кимесә, милекне тартып алырга да мөмкинлек туачак. Провокацияләр моңа кадәр дә булды, Миңнехановка каршы чыгулар да булды. Халык тик ята, шуңа кешеләрне чыгарып яки көчне тикшереп карарга уйлаганнардыр. Һәрхәлдә оеткы салып куйсаң да начар түгел алар өчен.

Кешеләрнең Миңнехановка ачуы бар дип әйтә алмыйм. Ул бу пандемия кризисы чорында тырышып эшли. Әмма халыкның хакимият вертикаленә ачуы бар. Русия хакимиятенә булган ачу Татарстанның сәяси элитасына да кагыла.

"Татарстанны какшатуның махсус стратегиясе бар"

Сәясәт белгече Руслан Айсин мондый игъланнар Татарстанны какшатыр өчен булдырылган стратегиянең бер чагылышы дип саный. Моның белән кешеләрне капшап карыйлар, халыкның, җитәкчелекнең кәефен, нинди адымга барырга әзер булуын тикшерәләр ди.​

Руслан Айсин
Руслан Айсин

—​ Татарстанда көз узасы сайлау алдыннан төрле провокацияләр, манипуляцияләр була ала. Пандемия шартларында ул сайлау булырмы, юкмы – әлегә билгеле түгел, әммма сәяси кампаниядә катнашырга теләүчеләр бар икәне аңлашыла. Кешеләр әле бик киеренке халәттә, аларны бик тиз кыздырып җибәреп була. Бер кешене гаепле дип күрсәтеп кешеләрнең ачуын кабартырга мөмкин.

Бу капшап карау, сәяси элитаны кытыклап алу, нинди хаталар ясарлар икән дип тикшерү өчен эшләнә

Бу таратылган игъланның оештыручысы билгеле түгел, әмма бу — капшап карау, сәяси элитаны кытыклап алу, нинди хаталар ясарлар икән дип тикшерү өчен эшләнә. Алдан планланган стратегияле эшкә охшап тора. Моннан соң Татарстан җитәкчелеген тәнкыйтьләгән, сепаратизмда гаепләгән мәкаләләр барлыкка килергә мөмкин. Татарстан татар телен мәҗбүри укыта дип аннан бүки ясарга тырышучы мәкаләләрне күп күрдек моңа кадәр дә. Дәвамы булачак дип уйлыйм.

Бу беренче тапкыр ясалган провокация дип әйтеп булмый. Миңтимер Шәймиев вакытында да мондый ысуллар кулланылды. Мәскәүнең аерым көчләре Чаллының элекке мэры Рәфгать Алтынбаевны Шәймиевка каршы куйды. 1998 елда район башлыкларының баш күтәрүеннән соң ул Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булды, Ельцин вакытында Алтынбаевны Шәймиевнең оппоненты итеп тоттылар. Путин хакимияткә килгәч, Алтынбаев Федерация шурасы рәисе булган Сергей Миронов белән дуслашты. Ул Рязань өлкәсеннән сенатор булып сайланды һәм шул вазифада Татарстанны тәнкыйтьләде. "Партия жизни" фиркасенең төбәк бүлеген җитәкли башлады. Шәймиев аның белән килешергә теләде, аның нигезендә Алтынбаев Татарстаннан сайланган сенатор булырга тиеш иде. Әмма Алтынбаев эшчәнлеген туктатмады. Казанга килгән саен үз янына хакимияткә каршы булган кешеләрне туплады, үзен киләчәк президент дип атады, кешеләргә министрлык портфельләрен тарата иде. Әмма Миронов юкка чыкты, көчсезләнде һәм Алтынбаев Чаллыга кайтты. Чаллылар өчен ул кызык түгел иде, сәяси көче юк, ул хәтта Татарстан Дәүләт шурасына сайлана алмады.

Ягъни тәнкыйть, проблемнар бар һәм шуларны калкытып чыгарып Татарстан җитәкчелеген какшатырга телиләр.

"Татнефть" әлегә кадәр Игорь Сечин тарафыннан йотылмыйча Татарстанның милеге булып тора, ул республиканың икътисади нигезен тәшкил итә. Тотрыклылык шуңа бәйле.

"Татфондбанк" бөлгенлеккә төшкәндә Татарстан санация сорап Русиянең Үзәк банкына мөрәҗәгать итте, Татарстан хакимияте үзен гарант буларак тәкъдим итте, әмма моны эшләмәделәр. Шул ук вакытта "Открытие" банкына триллион сум акча биреп коткардылар. "Татфондбанк"ны махсус коткармадылар дигән фикер туа.

2017- 2018 елларда тел мәсьәләсе калкып чыкты, шартнамә юкка чыгарылды. Болар барысы да алдан билгеләнгән стратегия нигезендә башкарылды, дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин.

фикерләр (70)

XS
SM
MD
LG