Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әлиф" берләшмәсе "Һава" спектакле өчен грант откан


"Әлиф" спектакленнән күренеш

Спектакльдә тамашачылар актив роль уйнаячак, алар үзләре дә спектакль булдыруда катнашачак, дип режиссер.

"Әлиф" иҗат берләшмәсе Русия театр эшлеклеләре берлегенең бәясез театр коллективлары өчен грантын җиңгән. Грант "Һава" спектаклен кую өчен бүленә. Грантны төрле шәһәрләрдән барлыгы 39 иҗат берләшмәсе җиңгән.

"Һава" спектакле – татар тамашачысының "эмансипациясе" турында, ди режиссер Туфан Имаметдинов. Ул "һава" сүзенең ике мәгънәгә ия булуын әйтә, төп мәгънәдән тыш бу сүз беренче хатын-кыз исемен дә аңлата.

"Спектакльдә татар тамашачысының эмансипациясе темасы күтәреләчәк, алар тамашада туры роль уйнаячак. Шулай ук театр төшенчәсе эмансипациясе дә булачак, чөнки аң театрдагы киңлекне икегә бүлә: сәхнәдә узган вакыйгаларга һәм тамашачы кабул иткәннәргә", дип сөйләде Имаметдинов.

Режиссер сүзләренчә, дөньяда тамашачының спектакльдә катнашу тенденциясе көчәя бара."Һава" спектакле ярдәмендә Имаметдинов әлеге тенденцияне татар театрына да китерергә тели.

"Мин татар тамашачысының да мондый форматта катнашуын телим. Тамашачы үзе дә спектакль булдыруда катнашсын. Тамашага бернинди тәнкыйть тә була алмый, чөнки син никадәр өлешеңне кертәсең, шулкадәр алачаксың да. Моннан ни килеп чыгачагын карарбыз", ди ул.

"Әлиф" иҗат берләшмәсе эксперименталь тамашалар белән билгеле. Туфан Имаметдинов җитәкчелегендәге төркем "Әллүки", "Әлиф", "Шамаил" исемле тамашалар әзерләү белән танылган. Актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен Русия күләмендәге "Алтын битлек" премиясенә лаек булды.

XS
SM
MD
LG