Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин мөселманнарны Уразаны өйләрендә бәйрәм итүләрен сорады


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Дагыстан җитәкчелеге белән киңәшмә вакытында мөселманнарның изоляция таләпләрен үтәү мәсьәләсен телгә алган.

Русия президенты Владимир Путин, Дагыстанда коронавирус белән бәйле вәзгыять турында фикер алышканда, республика халкының Ураза бәйрәмен мәчетләрдә җыелмыйча уздырырга тиешлегенә басым ясады. Ул мөселманнардан бәйрәмне өйләрендә уздыруларын сорады.

“Хәзер барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае бара. Катгый ураза тоту ае. Быел ул 24 апрельдә башланды, һәм бу атнада, 23 майда, зур Ураза бәйрәме алдыннан тәмамланачак. Республикада бу бәйрәмгә нинди мөнәсәбәттә булуларын, гореф-гадәтләрне ничек кадерләп саклаганнарын беләм. Шунысын да беләм: дин әһелләре ислам динен тотучыларны бүгенге вазгыятьтә әлеге бәйрәмне өйдә уздыруларын сорый, алар җәмәгать белән кылынучы намазлардан һәм дуслар белән, зур төркемнәр белән җыелу гадәтеннән баш тартырга чакыралар”, диде Путин.

Ул халыкның муллалар сүзенә колак салырына ышаныч белдергән. Илдә коронавирус белән хәлләр чагыштырмача тотрыклана төшсә дә, куркыныч хәзер дә саклана дигән Путин.

“Ә Дагыстанда хәлләр хәзер катлаулы, авыруның яңа очраклары теркәлә, авыр очраклар бар. Соңгы көннәрдә төбәкнең сәламәтлек саклау системы җитди йөкләнеш белән эшли. Табибларның, шәфкать туташларының үз-үзен аямыйча тырышуына карамастан, үлем очраклары арта, шул исәптән медицина хезмәткәрләре арасында да”, дигән президент.

Путин белдергәнчә, экспертлар сүзләренә караганда, Дагыстан кешеләре табибларга артык соң мөрәҗәгать итә һәм үз белдекләре белән дәвалану белән шөгыльләнә.

Путин сүзләренә җавап итеп, Дагыстан башлыгы Владимир Васильев республикада халыкны күпләп намазларга җыелудан баш тартырга күндереп булды, дигән. Аның сүзләренчә, бүген Дагыстан кешеләре изоляция тәртибен үти.

Ураза бәйрәменә кеше җыярга ярамаганлыгын бүген Башкортстан хөкүмәте башлыгы Радий Хәбиров та белдерде. Башкортстан хөкүмәте бәйрәмне онлайн уздыру турында фәрман чыгарган.

Дагыстан сәламәтлек саклау министры 17 майга республикада үпкә шешүеннән 650дән артык кеше, шул исәптән 40тан артык табиб үлгән дип хәбәр итте. Бу хакта Джамалудин Гаджиибрагимов блогер Руслан Курбановка сөйләгән. Министр сүзләренчә, Дагыстанда үпкәләре шешеп әлеге вакытта 12 меңнән артык кеше авырый.

XS
SM
MD
LG