Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы РКБга баш табиб итеп Шамил Булатов билгеләнде


Уфадагы РКБ бинасы
Уфадагы РКБ бинасы

Хастханәдә коронавирус таралу сәбәпле эшеннән киткән Эльза Сыртланованы яңа баш табиб алыштырды.

Элек Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасын җитәкләгән Шамил Булатов Уфадагы Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнгән. РКБ коллективына яңа җитәкчене онлайн рәвештә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин тәкъдим иткән дип яза Коммерсант хастаханә хезмәткәрләре сүзенә таянып.

Хастаханәне 2019 елны ноябреннән җитәкләгән Эльза Сыртланова үз теләге белән эшеннән киткән, аңа Уфада 38нче санлы поликлиника баш табибы вазифасы тәкъдим ителгән. Бу клиникада 30 кеше эшли диелә.

Забелин Шамил Булатов РКБга хәлләрнең торышы катлаулы булган вакытта килә дигән. Яңа баш табиб коллектив белән мөнәсәбәтләр коруның мөһимлеген белдергән.

Шамил Булатов 1970 елда Башкортстанның Стәрлебаш районында туган, Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Уфада Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә нейрохирург булып эшләгән, аннары шул ук хастаханәдә баш табибның хирургия юнәлешендә урынбасары булган. 2017 елдан Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасын җитәкләгән.

Уфадагы Куватов исемендәге РКБ – республикадагы иң зур хастаханә, анда берьюлы 600 кеше дәвалана ала. 600 дән артык хезмәткәр эшли. РКБ бөтен республикадан һәм күрше төбәкләрдән килгән авыруларга хезмәт күрсәтә.

Апрель башында Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә коронавирус киң таралуы билгеле булды. 6 апрельдән хастаханә карантинга ябылды Табиблар һәм дистәләрчә авыру вирусны йоктырган.

Табиблар сүзләренчә, алар гадәттән тыш пневмония булуын баш табибка хәбәр иткән, ләкин мәгълүматка игътибар бирелмәгән, табибларга "яхшырак эшләргә" киңәш ителгән. Табибларга шәхси саклану чаралары (битлекләр, саклану киемнәре) бирелмәгән. Хастаханәләр коронавирус таралуына әзерләнгән вакытта Сыртланова чит илләрдә булганы да хәбәр ителә.

Республика клиник хастаханәсе табиблары хастаханә җитәкчелегенә карата җинаять эше ачуны таләп итә. Коронавирус таралуын Русия баш прокуратурасы тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG