Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда полиция кырымтатар байраклары белән йөрүчеләрнең исемнәрен язып алган


18 май кырымтатар байраклары белән машиналарда Судак шәһәренә Карасубазардан килгән кырымтатар яшьләренең полиция исемлеген төзегән. Полиция берничә машина булып йорү өчен рөхсәт алырга тиеш идегез дип кисәткән яшьләрне.

Алар янына Судак прокуратурасының ике хезмәткәре килеп сез автойөреш үткәрәсез дигән булганнар.

Яшьләр Судакны әйләнеп диңгез ярына килеп туктаган соң артларыннан ГАИ машинасы килгән. Ике хезмәткәр машина хуҗаларыны чакырып исем фамилияләрен язып алган. Судак прокуратурасы вәкиле һәм полиция хезмәткәрләре шулай ук кемнең кайда яшәве турында да белешкән. Бу хакта Азатлыкка Судакка барган яшьләрнең берсе сөйләде.

Полиция алдында машина хүҗалары гына җавап тоткан. Яшьләрнең бер өлеше полициянең исемлегенә эләкмәс өчен Судактан җәяү чыгып машиналарны шәһәрдән чыгу урынында көткәннәр. Алар сүзләренчә, машина хуҗаларына административ җаваплылык яный.

Бу яшьләр 18 май матәм көнендә башта Карасубазарда үз машиналарында кырымтатар байраклары белән аерым-аерым урамнардан йөргәннәр. Аларга тимәгәннәр. Аннары 20гә якын кеше, җыелып алты машинада төштән соң Карасубазардан Судакка барганнар.

Кайтканла алар машиналарында тагын байракларны элгән.

2016 елда 18 май Судакта автойөреш үткәргән дүрт кырымтатарга хөкем карары чыккан иде.

Кырымның сөргенгә дучар булган халыкларның эшләре буенча, милләтара мөнәсәбәтләр комитеты исеменнән “сөргенгә дучар ителгәннәр” сүзе 2019 елда Кырым башлыгы Сергей Аксёнов карары белән алынды.

2014 елдан соң Кырымда кырымтатарларның сөргенлек корбаннарыны искә алу массакүләм матәм чаралары тыелды. Бу көн, кырымтатар байрагы көне кебек, хакимият контролендә үза башлады.

XS
SM
MD
LG