Accessibility links

Журналист Җәмал Хашоггиның уллары әтиләрен үтерүчеләрне гафу иткән


Җәмал Хашогги
Җәмал Хашогги

Бу турыда социаль челтәрдә Хашогги гаиләсе исеменнән журналистның улы Сәлах язып чыккан.

2018 ел көзендә Төркиядә үтерелгән согуд журналисты Җәмал Хашоггиның уллары әтиләрен үтерүдә гаепләнүчеләрне кичергән. Бу турыда гаиләләре исеменнән журналистның улы Сәлах Твиттерда язган.

Язмада “изге Рамазан аеның һиммәтле төнендә” шәһит Җәмал Хашоггиның уллары аталарын үтерүчеләрне гафу итә диелә.

  • The Washington Post газеты колумнисты Җәмал Хашогги 2018 ел октябре башында Истанбулда Согуд Гарәбстаны илчелегендә үтерелде. Аның гүдәсен кисәкләргә турап консуллыктан алып чыкканнар диелде. Аларның кайда икәнлеге хәзергә кадәр билгеле түгел.
  • Хашогги Әр-Рияд сәясәтен тәнкыйтьләгән, атап әйткәндә, илнең варис шаһзадәсе Мөхәммәт бин Сәлман аның тәнкыйть утына эләккән. Шаһзадәнең элеккеге киңәшчесе хәзер бу үтерү буенча төп шикләнелүче булып тора.
  • Узган елда Хашогги эшен ябык ишекләр артында мәхкәмә карады. Human Rights Watch хокук яклау оешмасы бу рәвешле узган утырыш халыкара стандартларга туры килми дип белдерде. Декабрьдә Хашоггины үтерүдә гаепләнүчеләрнең бишесе үлем җәзасына хөкем ителде, тагын өч кеше төрмә җәзасы алды.
  • Март ахырында Төркия Хашоггины үтерүдә 20 кешегә гаепләү белдерде. Мәхкәмә узачак көн әлегә билгеләнмәгән. Гаепләнүчеләрнең күбесенә гомерлек төрмә яный.
  • 2019 елның апрелендә Washington Post газеты согуд хөкүмәте хезмәткәрләренә һәм Хашогги гаиләсенә якын чыганакларга таянып Согуд Гарәбстаны хакимиятләре Хашоггиның балаларына кыйммәтле милек тапшырган һәм ай саен 10 мең доллар компенсация түләп тора дип язды.
  • Газет фаразынча, зур акчалар түләп, согуд хакимияте Хашогги балаларының аның үтерелүе турында кискен сүзләрдән тыелуына ирешмәкче булган. Хашоггиның ике улы һәм ике кызы Согуд Гарәбстаны хөкүмәтен тәнкыйтьләмәде.

XS
SM
MD
LG