Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал": Русия халыкларына каршы яңа репрессияләр дулкыны бара


Киевта "Азат Идел-Урал" хәрәкәте чарасы, архив фотосы
Киевта "Азат Идел-Урал" хәрәкәте чарасы, архив фотосы

"Урыслар асаба халыкларны юк итү сәясәтеннән читтә торырырга тиеш", ди активистлар.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкилләре соңгы вакытта Русиядә булган вакыйгаларга бәйле мөрәҗәгать белән чыкты. Аерым алганда, активистлар "Башкорт" хәрәкәтен экстремистик дип тану, Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага чакырту, Коми республикасы һәм Ненец автоном бүлгесен юкка чыгару омтылышын тәнкыйтьләп чыкты.

Хәрәкәт вәкилләре коми активисты Николай Удоратинны прокуратурага чакыртуны да телгә ала. Сарански мэры Петр Тултаев прокуратурага коми милли хәрәкәте эшчәнлеген тикшерергә кушкан иде.

"Азат Идел-Урал" оешмасы фикеренчә, әлеге вакыйгалар - Русия федерациясенең асаба халыкларга каршы яңа репрессияләр дулкыны. "Урыслар асаба халыкларны юк итү сәясәтеннән тыелырга тиеш", диелә мөрәҗәгатьтә.

Әлеге шартларда оешма Русия оппозицион фиркаләр, хәрәкәтләр, хокук яклау оешмаларын бу гамәлләргә каршы чыгарга өнди. Азатлык, демократия һәм кеше хокуклары принципларына тугрылык нәкъ хәзерге кискен чорда күренә, ди алар.

"Асаба халыклар активистларын эзләрлекләвен ачыктан хөкем итегез, милли автономияләрне юк итү омтылышларына каршы протест белдерегез! Үз позициягезне яңгыратыгыз. Дәшмәү - Кремльнең шовинистик сәясәте белән фикердәшлек буларак бәяләнәчәк", ди "Азат Идел-Урал" активистлары.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG