Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пандемия уразага аяк чала алмады"


Уфаның Тукай урамындагы җәмигъ мәчете
Уфаның Тукай урамындагы җәмигъ мәчете

Башкортстанда Ураза гаете, коронавирус пандемиясе сәбәпле, җәмәгатьчелек катнашлыгыннан башка үтте.

Чаралар телевидение аша яктыртылды, аны һәркем өендә карый һәм бәйрәм намазына кушыла алды. Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәр елдагыча бәйрәм намазын Уфаның Лалә-Тюльпан мәчетендә уздырды. Мәчетләргә бармау турында алдан ясалган хәбәрләргә карамый берән-сәрән килүчеләр булса да, алар хәтта ихатага да үткәрелмәде. Мәчет ихатасының капка төбендә үк полиция беркемне дә уздырмас өчен кизү куелган иде. Мәчетнең ихатасы зур булып, дистанция саклап намаз уку мөмкинчелеге булуга карамастан, чикләү тәртипләре бозылмады.

Лалә-Тюльпан мәчетендә бәйрәм намазы
Лалә-Тюльпан мәчетендә бәйрәм намазы

Мәчет эчендәге чарада кечкенә төркем катнашты. Аларның салып кергән аяк киемнәренә караганда, тантаналы гыйбадәттә утыздан артык кеше катнашты. Азатлык хәбәрчесе мәчеткә керә алган андый бәхетлеләрнең 34 пар аяк киемен санады. Тәлгать Таҗетдин бәйрәм намазын укып, урысча вәгазь сөйләгәннән соң, бу юлы да татарча вәгазь укыды. Анда ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның бәйрәм котлавын укып ишеттерде. Иминлек, бәрәкәт теләде. Ураза тотуның карантинга булышлык итүен дә телгә алды. Гадәттә, башка дини бәйрәмнәрдә урысча вәгазьдән соң гастарбайтерларны тәшкил иткән күпчелек мәчеттән чыгып китә иде. Бу юлы кечкенә малаен иярткән бер кешедән башка беркем дә мәчеттән чыкмады. Чарадан соң мәчеткә керә алган берничә журналистка Тәлгать Таҗетдин фикерләре белән бүлеште.

Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

"Бүген бәйрәм чараларын шушылай уздырырга мәҗбүр булдык. Пандемия – бандемия, ягъни бандит кебек. Инша Аллаһ аны җиңү юллары да табылыр. Чөнки Аллаһ бар чиргә дә дәва бирә. Кеше гомер буе изоляциядә була алмый, чөнки аңа аралашу кирәк. Телефон, интернет аша гына аралашу җитми. Дөрес, очрашмый да аралашып була. Йә шалтыратып, йә интернет аша. Африкада нишлиләр, Америкадагы кодагыйсы белән чәй эчеп сөйләшеп утыра ала. “Син ничә чынаяк эчтең инде?” дип. Шулай аралашуга ияләштек, беркем дә аптырамый.

Аерым укыганга караганда, халык белән укыган намазның савабы 27 өлеш күбрәк

Ләкин гыйбадәт укыганда җәмәгать кирәк. Пәйгамбәребез әйтә: "Аерым укыганга караганда җәмәгать белән, халык белән укыган намазның савабы 27 өлеш күбрәк", ди. 27не биш вакыт намазга бүлсәк, биш көн ярым укыган намазның савабы бер көнгә бирелә дигән сүз. Иңгә-иң булып, бер-береңнең хәлен белеп яшәгән вакытта эшләр дә уң була, Аллаһтан бәрәкәт тә арта", диде Таҗетдин.

Азатлык хәбәрчесенең коронавирус пандемиясе уразага зыянын ничек билгеләр идегез, дигән соравына баш мөфти шулай дип җавап бирде:

Тәлгать Таҗетдин: "Пандемия уразага аяк чала алмады"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

"Ул зыян түгел. Әҗәле шуннан булганнар китәләр. Әҗәл язылган. Пандемия бик күпләргә уянырга, зиһеннәрне ачарга, уй-фикерләрне яңартырга сәбәпче булды. Аллаһы Тәгалә тизрәк коткарсын, шифаларын насыйп итсен, дөньядан иман белән үтәргә насыйп булсын. Барыбыз да ахирәтлеккә кайтачак. Һәр бәндә үлемне татыячак. Кемдер иртәрәк, кемдер соңрак.

Ләкин үз-үзеңне һәлакәткә салырга ярамый. Үзеңне һәлакәткә, үлемгә ташларга ярамый. Бу чикләүләр тормышның, һәр көннең кадерен белүгә, җәмәгать намазының да нәрсә икәнлеген белүгә өйрәтте. Югыйсә, авылларда салынган кайбер мәчетләрдә коронавирус булмаган вакытта да еллар буе йозаклар эленеп тора иде. Эт тә, мәче дә юк иде. Хәзер бу хәлләр мәчетләрнең дә, тормышның да, яшәүнең дә кадерен белүгә сәбәп булды", диде Тәлгать Таҗетдин.

Уфаның Тукай урамындагы җәмигъ мәчете каты сакланды
Уфаның Тукай урамындагы җәмигъ мәчете каты сакланды

Мәчет тирәләрендә башка елларда хәер сораучылар күп булса, быел урамда кулын сузып утырган бер генә кеше дә күренмәде.

Уфаның Тукай урамындагы җәмигъ мәчете бөтенләй каты сакланды. Тукай урамының юллары зур машиналар белән ябылып куелган иде. Ихатага бер генә кеше дә уздырылмады.

Башкаланың "Ихлас" мәчете дә барлык мәчетләр кебек үк ябык иде. Мәчетнең имам-хатыйбы, Дөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин бәйрәм алдыннан Рамазанның быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде.

Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин

"Пандемия башлангач "Ихлас" мәчетенең ишекләре киң җәмәгатьчелеккә бикле булды. Без эпидемия таләпләрен үтәргә тырыштык. Бүгенге көнгә кадәр җомга намазлары үткәрелми. Ләкин мәхәлләнең хезмәте туктамады, мәчетнең интернет сәхифәсе дә, социаль челтәрләрдәге битләре дә эшләде, "Туган тел" телеканалындагы "Балкыш" тапшыруын да атна саен чыгарып килдек. Имамнарыбыз да хезмәт кылалар. Тормыш бара, кемнәрдер туа, кемнәрдер үлә. Без санитар таләпләрне үтәп, битлекләр, бармакчалар киеп хезмәтебезне башкарабыз. Рамазан аеның соңгы көннәрендә халык мәчеткә килә, фитыр сәдакаларын бирә башлады. Коръән укытырга килүчеләргә, сәдакалар алып килүчеләргә имамнар белән аралашу өчен пыяладан махсус бүлмәләр бүлдек.

Ә инде чараларга килгәндә, Рамазан аенда чикләүләр кими төшкәч, без 500 кешегә: татар җәмәгатьчелек оешмалары әгъзаларына, журналистларга, артистларга, татар китабы нәшер итүчеләргә, укытучыларга, галимнәргә ифтар ашлары тараттык", диде "Ихлас" мәчетенең имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин.

Уфаның "Ихлас" мәчете
Уфаның "Ихлас" мәчете

Уфаның "Ихлас" мәчете хәйрия оешмаларын туплап ел саен Рамазан аенда зур чаралар, ифтар мәҗлесләре уздырып килә иде. Быел чаралар онлайн узды. Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе әгъзасы Лилия Әхмәтгалиева бу хакта Азатлыкка шуларны сөйләде:

"Бу изге эштә "Сәлам" хәйрия фонды, Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе һәм "Ферзь" эшлекле клубы катнаша. Без соңгы дүрт елда унар мең кеше катнашлыгында зур мәйданнарда ураза бәйрәме, ифтар мәҗлесләре уздыра идек. Быел пандемия сәбәпле, чараны башка төрдә уздырабыз. Рамазан ае буе башкаладагы мохтаҗ мөселманнарга ифтар тарату белән шөгыльләндек. Һәр көнне 300 кешегә ай буена ифтар ашлары тараттык. Шул ук кешеләргә без бәйрәм белән котлап күчтәнәчләр дә әзерләдек. Мохтаҗлар турында төрле социаль челтәрләр, гәзитләр аша хәбәрләр биреп исемлек төзедек. Алар арасында күпбалалы гаиләләр, инвалидлар, авырулар, башка мохтаҗлар бар", диде Лилия Әхмәтгалиева.

Шулай итеп, пандемиягә карамый бәйрәм чаралары дәвам итә.

XS
SM
MD
LG