Accessibility links

Кайнар хәбәр

Архангельски өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесен кушу кичектерелә 


Төбәкләр берләшүенә каршы ялгыз пикет
Төбәкләр берләшүенә каршы ялгыз пикет

Ике төбәкне кушу турында референдум быел узмаячак.

Ненец автоном бүлгесе губернаторны вазифаларын башкаручы Юрий Бездудный төбәкне Архангель өлкәсе белән кушу референдумы турындагы сөйләшүләргә иртә дип белдерде. Моның бөтен нечкәлекләрен карарга, фикерләрне тыңларга кирәк диелгән Ненец автоном бүлгесе идарәсе сайтында.

Бу сорау әлегә ябык дип 27 майда узган “Бердәм Русия” фиркасе утырышында фирканең баш шурасы секретаре Андрей Турчак әйтте.

Киңәшмәдә Архангелски өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Цыбульский һәм Ненец автоном бүлгесе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Юрий Бездудный катнашкан. Аңа кадәр губернаторлар һәм Турчак ненец халкы аксакалларының “Ясавэй” берлеге белән очрашкан дип яза Ведомости.

Киңәшмәдә катнашучылар сөйләгәнчә, Турчак ике төбәкне берләштерүдә хаталар киткәнен, моның кешеләр белән киңәшмичә эшләнүен таныган һәм гафу үтенгән.

Архангельски өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесе кушылачагы турында Цыбульский һәм Бездудный 13 майда игълан итте.

Референдум 2020 елның 13 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә узарга тиеш иде.

Ләкин Ненец автоном бүлгесе кешеләре кушылуга каршы чыкты. Алар Архангельски өлкәсе белән берләшү төбәккә икътисади яктан да, ненец халкының мәдәниятен, телен саклау ягыннан да зыян салачак дип саный.

XS
SM
MD
LG