Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре һәм хезмәткәрләре республика президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Хат институт сайтында урнаштырылган.
Галимнәр институтны бетерү проекты барлыкка килүенә "нык борчылуы" белдерә. Мондый карарның "үзизоляция" вакытында, институт җитәкчелеге фикерен исәпкә алмыйча һәм аңа хәбәр итмичә кабул ителүе аңлашылмый, ди хезмәткәрләр. Алар моны "фән кешеләренә тирән хөрмәтсезлек" буларак бәяли.
Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, оешма ябуны "кулуар рәвештә" хәл итү һич кенә дә Татарстанда фәнни-һуманитар өлкәне яңарту яки яхшырту өчен түгел, ә Татарстан фәннәр академиясенең аерым җитәкчеләренең шәхси амбицияләренә бәйле булуы турында гына сөйли. Институтны ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә ябу аеруча мыскыл итү буларак бәяләнә, диелә ачык хатта.
Ачык хатта Тарих институтының казанышлары телгә алына. Соңгы 5 елда гына институт татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә багышланган 1500 публикация чыгарган, хәзерге вакытта хезмәткәрләр дүрт фәнни журнал бастыра. Хирш индексы нигезендә институт Татарстанда сигезенче урын алып тора, ул Фәннәр академиясеннән дә (13 урын) алдынрак, диелә. Институт канаты астында Кырым фәнни үзәгенең дә уңышлы эшләп килүе әйтелә, институтны бетерү кырым татарлары тарихы һәм мәдәнияте өйрәнүгә зур зыян салачак, ди мөрәҗәгать авторлары.
Галимнәр Рөстәм Миңнехановтан институтның юридик мөстәкыйльлеген саклап калуын, аның Археология институты белән кушылмавын сорый. Алар коллектив фикеренә колак салырга һәм шәхсән очрашырга тәкъдим итә.
27 май көнне Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов аның ябылаячагын хәбәр итте. Институт Татарстан фәннәр академиясенә кайтарылып, Альфред Халиков исемендәге археология институты кул астына күчерелә диде Хәкимов. Кайбер белгечләр институт ябылуы татар тарихын өйрәнүгә зыян салачак дип саный.
29 май көнне интернетта Тарих институтын яклаган петиция чыкты. Аның авторлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан Тарих институтын саклап калуны сорый. Әлеге хәбәр язылу вакытына аны 500дән артык кеше имзалаган.