Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибай проблемы чишелешен көтә


Сибай карьеры: тирәнлеге 527 метр, диаметры 2 километрдан киңрәк
Сибай карьеры: тирәнлеге 527 метр, диаметры 2 километрдан киңрәк

Сибайда шахталардагы янгынга яңа проблемнар өстәлгән. Төньяк Осетиядән эшкәртү өчен китерелгән клинкер ташу халыкның тынычлыгын боза.

2018 ел ахырында Сибай шәһәре янында урнашкан Учалы тау баектыру комбинатының күмер базында мәгъдән пыскып янып, һава күкерт диоксиды белән агулану сәбәпле, бу экологик каза илдә зур яңгыраш алган иде. 2019 ел буе аны чишү эшләре барды. Проблемны карьерга су тутыру юлы белән чишү карар ителде, җәмәгатьчелекне тынычландырырга тырыштылар. Ләкин анда бүген дә янгын тулысынча тукталмаган, яңа проблемнар өстәлгән. Азатлык бу хакта Сибайда яшәүчеләрнең фикерен белеште.

Фәнис Хәкимов
Фәнис Хәкимов

Фәнис Хәкимов: "Мин шәһәр үзәгендә яшим. Һавадагы күкерт исе декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында сизелде. Аеруча астма, тын юллары, үпкә авырулары булган кешеләр җәфаланганын беләм. Карьерга су тутырганнан соң һава пычрануы сизелми дярлек. Дөрес, һава бар Сибайда бер төрле түгел, шәһәрнең карьер ягындагы өлешендә бераз сизелүе дә ихтимал. Күкерт түбән урынга җыела, күпкатлы йортларның өстәге катларында яшәүчеләр сизмәскә дә мөмкин. Бүгенге көндә күкерт проблемы калса да, коронавирус аны артка чыгарды", диде Фәнис Хәкимов.

Фирүзә Алсынбаева
Фирүзә Алсынбаева

Фирүзә Алсынбаева: "Күкерт һавадан авыр булу сәбәпле, кышын аска төшә, борынны, тамак төбен, күкрәкне яндыра. Кышын нык сизелде. Хәзер җәй көне һавадагы күкерт исе бик сизелми, рәхәтләнеп йөрим. Шулай да ай башында күптән түгел бераз һава пычранып алган иде. Узган елны исә һава бозылу тиешле нормадан 52 тапкыр артык булган. Балалар берни белми мәйданда уйнап йөргән. Карьерны тулысынча су белән тутырып булмый бит ул. Аның төбен генә тутырганнар. Карьер коймалап алынган, гади кеше кереп карый алмый. Хәзер ул 300 метр тирәнлектә яна, аны туктатып булмый. Ул озак янып ятачак әле. Карьер бик зур, зурлыгы белән илдә икенче урында тора. Тирәнлеге 500 метр, диаметры 2 километр. Вазгыятьне Екатеринбур һәм Чиләбедән килгән "кесә галимнәре" тикшереп киткән, ә үзебезнекеләрне чакырмаганнар. Бу экологик каза бик озакка сузылыр дип уйлыйм. Алар һаваны төнен белән пычраталар. Шахта төнен гөрелдәп эшләп тора. Халыктан яшереп һаман эшлиләр. Көндез туктап тора", диде Фирүзә Алсынбаева.

Ринат Абдуллин
Ринат Абдуллин

Ринат Абдуллин: "Узган елның көзендә Урал тау-баектыру комбинаты шәһәребездә тимер юл эстакадасы төзеде. Анда вагоннар белән Төньяк Осетиядән цинк җитештерүдәге калдыкларны китерәләр. Алар клинкер дип атала. Төньяк Осетиядәге цинк заводында янгын булган иде, андагы цинк җитештерүдәге калдыкларны безнең мондагы Урал тау-баектыру комбинатына китерергә булганнар. Комбинат аны рекультивация, ягъни эшкәртеп зарарсызландырырга тиеш булган. Ләкин алар рекультивация урынына Сибай һәм Кыштымдагы бакыр эретү заводына җибәрәләр. Кышын бу клинкер каткан килеш, җәен эреп ябешкән килеш килә. Аны бушату өчен көчле вибраторлар кулланалар. Ул эшләгәндә тавыш коточмалы, боралак янында торган кебек. Тәрәзәләр селкенә. Ә эстакада торак өйләр янында төзелгән, ул алай якын булырга тиеш түгел. Анда тәүлек әйләнәсе вагоннарны бушату бара, якын-тирәдә яшәү бик авыр, тавышка чыдап булмый. Көндез эш белән сизмәс тә идең, төнен йокларга мөмкинчелек юк.

Халык коткаручыларга хәбәр итеп карады. Участковый килә, аңа гариза язып бирәбез, ләкин алар берни дә эшли алмый, Роспотребнадзорга хәбәр итәргә кушалар. Без Роспотребнадзорга мөрәҗәгать иттек. Ләкин Дмитрий Медведевның президент булган чорындагы "хватит кошмарить бизнес" дигән сүзләреннән соң чыккан фәрманга ярашлы, Роспотребнадзор тикшерү булачагын алдан хәбәр итәргә тиеш. Берничә көн алдан тикшерү булачагын хәбәр итеп киләләр, ә алар килүгә тынычлык хөкем сөрә. Роспотребнадзор бернәрсә дә эшли алмый, дөрес, тавыш вакытында килеп тавышны үлчәп китә алалар, ләкин ул кануни булмый. Без район хакимияте башлыгына да, Башкортстан башлыгына да мөрәҗәгать иттек, ләкин файдасыз. Ә бит төнге 23 сәгатьтән алып иртәнге 6га кадәр тынычлык сакланырга тиеш. Бу безнең Конституция хокукларыбыз. Шулай, без хокуксыз булып чыктык. Күкерт чыгу да тулысынча туктамады, төннен дәвам итә. Шуңа өстәп шундый тавыш. Безнең нервларыбыз бетте.

Cибай харитасы
Cибай харитасы

Бу эстакада урнашкан Рудничный бистәсендә шәхси йортлардан тыш бишкатлы бер йорт, өч катлы ике йорт урнашкан. Карьерга күпме су тутырылуы турында элек хәбәр итә иделәр. Хәзер ул хакта мәгълүмат бөтенләй юк. Элек һавада күкерт диоксиды булса, хәзер фармальдегид та барлыкка килде. Күкерт диоксидын бетерү өчен нәрсәдер эшләгәннән соң реакция нәтиҗәсендә фармальдегид барлыкка килгән, ул күкерттән тә куркынычрак. Комбинат оешуыннан башлап анда әби-бабам, 33 ел әтием экскаваторда эшләде, аңа бүген 82 яшь. Әнием кадрлар бүлегендә хезмәт итте, мин баш икътисадчы булып эшләдем. Элек мондый тәртипсезлек юк иде. Урал тау-баектыру комбинаты килү белән, заманча әйткәндә "эффектив менеджерлар" идарә итә башлады, ә алар акча саный гына белә. Алар технологияне бозып күкерт рудасы януга сәбәпче булдылар. Шуңа өстәп шәһәр эчендә эстакада төзеп куйдылар. Бу башбаштаклыкны ничек бетерергә дә белмибез", диде Ринат Абдуллин.

Марс Сәфәров
Марс Сәфәров

Химия фәннәре докторы, профессор, эколог Марс Сәфәров: "Сибайдагы һава яхшыра төшкән. Ләкин шахталарда янгын дәвам итә, бар янган урынны да сүндереп булмый. Шахта эшләми. Тәүлегенә 10-11 тонна су тутырып кына проблемны чишеп булмый, ул бик аз. Бу очракта сүз гади су турында түгел, ә селте – известняклы сыекча турында бара. Чыгымнар бик зур, шуңа проблемны технологик дерес чишүләре дә шикле. Яну башлангач комбинат аны бетерүдән элек шахталарны саклау, керем турында уйлап вакытны сузды. Карьер астына 4 метр калынлыктагы бетон җәйделәр, ул кипкәнне көттеләр. Заманында ул тармакта 1800 кеше эшләгән. Бүген эшсезлек күбәйде, Сибай авыр хәлдә. Экологик каза да зур. Мин бу хакта китап язып тәмамладым.

Стәрлетамактагы "Сода" компаниясенең Агыйдел елгасына агыза торган дистиллаган суны торба аша Сибай карьерына агызуны тәкъдим иткән идем. Ләкин аны кабул итмәделәр. Карьер тулысынча су белән тутырылмаган", диде Марс Сәфәров.

Галим сүзләренчә, җәмәгатьчелекне тынычландырырга тырышсалалар да, Сибай проблемы тулысынча чишелмәгән һәм пыскуын дәвам итә.

Белешмә: 1913 елда Иске Сибай авылында яшәүче җирле сунарчы төлке оясын казыганда бик авыр балчыкка тап була, ул аны ерак булмаган урында эшләгән геологларга күрсәтә. Пирит кристаллары булган бу балчык зур бакыр-цинк ятмалары табарга булышлык итә. Ләкин аны үзләштерү 1930нчы елларда гына башлана, нәтиҗәдә Сибай шәһәре төзелә. Туксанынчы елларда җитештерү кыскартыла, соңрак бакыр һәм цинкны явыз юллар – шартлатып алу башлана. Бу күкерт җыелган куышлыкларда янгын чыгуга сәбәпче була.

Сибай карьерыннан барлыгы 120 миллион тонна бакыр рудасы алынган, 20 миллион тонна чимал калган. 2004 елда Сибай бүлекчәсе кергән Учалы тау-баектыру комбинаты Урал тау-баектыру компаниясе карамагына тапшырылган.

Карьерның тирәнлеге 527 метр, диаметры 2 километрдан киңрәк.

XS
SM
MD
LG