Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслимә Латыйпова торак йортларда урнашкан кафеларда хәмер сатуны тыярга тәкъдим итте


Латыйпова хәмерле кафелар урынына хәләл кафелар ачарга мөмкин ди.

Татарстан Дәүләт шурасының икътисад комитеты торак йортлардагы кафе һәм барларда хәмер сатуны тыючы канун кабул итте. Бу канунга ярашлы, күп фатирлы йортларда яки алар янында урнашкан, 50 дүрткел метрдан да кечерәк мәйданлы хезмәт күрсәтү залы булмаган җәмәгать туклануы нокталарында спиртлы эчемлекләр сату тыела.

Коммерсант язганча, берничә депутат гомумән торак йортлардагы кафе һәм барларның барысында да хәмерне тыярга тәкъдим иткән. Аерым алганда, “Бәхетле” супермаркетлары иясе Мөслимә Латыйпова мондый кафелар урынына хәләл кафелар ачарга була дип белдергән. Шул ук вакытта Латыйпова торак йортлардагы кибетләрдә аракы сатуны туктатмаска кирәк ди.

“Кеше супермаркетка килеп бер шешә алса, ул аны ишегалдында эчеп утырмый инде. Ул сәрхүшләрнең акчасы йөз граммга гына җитә. Менә алар анда нәкъ менә очсыз хәмер алыр өчен килә”, дигән Латыйпова.

Латыйпованың тәкъдиме әлегә Дәүләт шурасы утырышына карарга куелмаса да, депутатлар алга таба җәмәгать туклануы нокталарында хәмер сатуга карата чикләүләр булырга мөмкин дигән.

XS
SM
MD
LG