Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча подкаст": шәхес үсеше турында марафон һәм китапларның файдасы бармы? 


"Татарча подкаст"ның чираттагысында шәхес үсешенә, үз-үзеңне камилләштерүгә багышланган китаплар, марафоннар, тренинглар турында сөйләштек.

Бу чыгарылышта Дубай шәһәрендә яшәүче блогер, мондый китапларны бик күп укыган һәм шәхес үсешенә багышланган күп кенә онлайн-марафоннарда катнашкан Әлфия Бәдретдинова үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Белем.ру" ширкәте һәм "Татнетны үстерү фонды" мөдире Раил Гатауллин төрле марафоннар оештыру турында сөйләде. 90 көн эчендә ничек миллионер булырга дигән сорауга да җавап эзләдек.

Раил Гатауллин
Раил Гатауллин

11нче тапкыр узган "Әдәби марафон"да инде меңләгән кеше катнашкан. "Бу татар әдәбиятына кешеләрне җәлеп итте, моңа кадәр сирәк-мирәк кенә үзләре дә әсәрләр язган авторлар инде берничә китап чыгарды", дип сөйләде Раил Гатауллин. Моннан тыш, ул "сәламәт иртә" марафоны да уздыра. "Татарларның зиһене дә, рухы да, тәне дә сәламәт булсын иде" ди Гатауллин.

Әлфия Бәдретдинова
Әлфия Бәдретдинова

Әлфия Бәдретдинова Колин Типпингның "Радикаль кичерү" (Radical Forgiveness) китабыннан файда күрдем дип сөйләде. Шулай ук ул да Хэл Элродның "Могҗизалы иртә" (The Miracle Morning) китабын укып, эшләренең бик күп өлешен иртәнге якта эшләргә тырышуын әйтте. Әлеге китап Русиядә "Магия утра" исеме белән таралды.

Подкастта моннан тыш, Брайон Трейси, Роберт Кийосаки кебек исемнәр дә яңгырады.

Шәхес үсеше турында марафон һәм китапларның файдасы бармы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:39:20 0:00
йөкләү

Чыгарылышта психолог Самат Хәбибуллин да үз фикерен җиткерде. Ул мондый китапларны бары тик үзеңне үзгәртер өчен генә укырга кирәк дип саный. Әгәр син аларга иреңне, хатыныңны яки башка кешене, мохитне үзгәртәм дип мөрәҗәгать итсәң, бер файдасы да булмаячак ди ул.

Ике спикердан да төп киңәшләр:

  • Иң авыр эшне иртәнге якта эшләгез.
  • Тирә-ягыгызда нинди кешеләр булуы мөһим.
  • Зур максатка кече адымнар белән барырга, шулай иткәндә мотивация арта.
  • Иртән йөгерергә чыккач көн дәвамында булачак эшләрне күзалларга
  • Үзеңне башкалар белән чагыштырмаска, ә үзеңнең элегрәк вакытта булган торышың белән чагыштырырга. "Ташбака беркайчан да куян кебек йөгерә алмаячак".
  • Сәламәтлеккә кагылган марафоннар узар алдыннан табиб белән киңәшегез.

"Татарча подкастны" Азатлык ​ сайтында, Youtube видеохостингында, Instagram-да, SoundCloud һәм Яндекс.Музыка платформаларында, Вконтакте челтәрендә тыңларга мөмкин.

Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар булса, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.

XS
SM
MD
LG