Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда урамнарда битлекләр кию таләбе гамәлдән чыгарыла


8 июньнән урамнарда һәм паркларда битлекләр кимәскә рөхсәт ителә. Моннан тыш 11 июнь көненнән ачык һавада эшләүче кафе-рестораннар эшли башлый ала.

Татарстанда иҗтимагый урыннарда битлекләр кию тәртибе гамәлдән чыгарыла. Моның хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда язылган. Моннан тыш кайбер башка чикләүләр дә алына.

Документка ярашлы, 8 июньнән иҗтимагый урыннарда битлекләр кию таләп ителмәячәк. Шул ук вакытта битлекләр һәм бармакчаларны кибетләрдә һәм транспортта кию таләбе гамәлдә кала. Исегезгә төшерәбез, моңарчы урамнарда һәм паркларда да битлекләр кию таләбе булган иде.

Моннан тыш 11 июнь көненнән Татарстанда ачык һавада эшләүче кафе-рестораннар эше рөхсәт ителә. Эшли башлау өчен туклану оешмасының җәйге терассасы булырга тиеш. Өстәлләр 1,5 дистанциясендә урнашырга тиеш.

8 июньнән кибетләр дә тәүлек буе эшли алачак. Шул ук көннән шифаханәләрдә дә кешеләрне урнаштыру рөхсәт ителәчәк. Балалар аланнары әлегә ябык кала.

15 июнь көненнән Татарстанда күпфункцияле үзәкләрдә дә алдан язылмыйча да кешеләрне кабул итәчәкләр. 4 дүрткел метрга бер кеше туры килергә тиеш.

5 июньнән Татарстанда мәчетләр һәм чиркәүләргә эшли башларга рөхсәт ителде. Мәчетләрдә соңгы айларның беренче җомга намазлары дистанция саклап укылды. Шул ук көннән республикада мунчалар, фитнес-үзәкләре һәм бассейннар да эшли башлады.

XS
SM
MD
LG