Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерландта Боинг MH17 казасы турында мәхкәмәдә гаепләү ягы чыгыш ясый башлады


Боинг MH17 эшен мәхкәмәдә карау
Боинг MH17 эшен мәхкәмәдә карау

2014 елның җәендә Донбасс күгендә атып төшерелгән Малайзия очкычы казасы өчен дүрт кешегә гаеп белдерелгән.

Нидерландта мәхкәмә Малайзиянең Боинг MH17 очкычы казасы турында җинаять эшен карауны дәвам итте. Тикшерү очкыч Украинаның Русиядән ярдәм ала торган сепаратистлар контроле астындагы җирләреннән, “Бук” җайланмасыннан бәреп төшерелгән” дигән нәтиҗәгә килгән.

Бу эш нигезендә дүрт кеше гаепләнә, шуларның өчесе – Русия, берсе Украина ватандашы. Аларның берсе дә мәхкәмә утырышына килмәгән.

Бу эшне карау мартта Һаага шәһәре бүлге мәхкәмәсендә башланды. Тыңлаулар Амстердам янында мәхкәмә комплексында бара. Мәхкәмә утырышларыннан интернетта трансляция алып барыла.
Хөкем ителүчеләрнең берсе – Олег Пулатовның адвокатлары мәхкәмәне кичектерүне сорачакларын белдерә. Алар коронавирус сәбәпле чикләүләр аркасында эш материаллары белән тиешенчә таныша алмауларын, һәм Русиягә очып, Пулатов белән киңәшергә мөмкинлекләре булмавын әйтә.

Әгәр мәхкәмә утырышлары кичектерелмәсә, 12 июньгә кадәр гаепләү ягы чыгышлары көтелә, аларга яклау ягы һәм зыян күрүчеләрнең вәкилләре җавап бирә ала. Аннары мәхкәмә утырышларында тәнәфес игълан ителәчәк.

  • Малайзиянең Боинг очкычы 2014 елның 17 июлендә Донбасс күгендә бәреп төшерелде. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды. Аларның күбесе Нидерланд ватандашы булганга, халыкара тикшерү эше Нидерланд прокуратурасы җитәкчелегендә башкарылды. Мәхкәмә дә шушы илдә бара.
  • 2018 елның маенда Уртак тикшерү төркеме (JIT) Малайзия һава юллары ширкәтенең Боинг-777 очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракет бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракет системыннан бәреп төшерелгән дип белдерде.
  • Русия бу очкыч казасына катнашы булмавын кат-кат белдерде. Донецки сепаратистларының элеккеге командиры, Русия ватандашы Игорь Стрелков (Гиркин) – бу эш нигезендә гаепләнүчеләрнең берсе. Ул үзенең кул астындагы кешеләрнең очкычны бәреп төшермәвен әйтә, ләкин моны кем эшләгәнен әйтүдән баш тарта.

XS
SM
MD
LG