Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International "Хизб ут-Тәхрирнең Ялта эше" фигурантларын намус тоткыны дип таныды


"Хизб ут-Тәхрирнең Ялта эше" фигурантлары
"Хизб ут-Тәхрирнең Ялта эше" фигурантлары

Халыкара хокук яклау оешмасы алты кырымлыга карата ачылган җинаять эшен ялганга корылган дип саный.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Ялтадагы кырымтатарларга карата "Хизб ут-Тәхрир эшен" ялган мәгълүматлар нигезендә ачылган дип саный. Бу эш кысаларында озак елларга колониягә хөкем ителгән алты кырымлыны Amnesty International намус тоткыны дип таныды. Бу турыда оешманың Украина бүлеге матбугат хезмәте Facebook-та язып чыкты.

"22 июньдә Русия аппеляция хәрби мәхкәмәсе хокук яклаучы Эмир-Усеин Куку һәм шул ук эш нигезендә җавапка тартылган тагын биш кешегә гаепләү хөкемен киредән караячак. Алар 2019 елның ноябрендә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашы булуда гаепләнде (бу оешма Русиядә террорчылык оешмасы буларак тыелган, ә Украинада аның эшчәнлеге рөхсәт ителә). Без бу эшне ялган мәгълүматлар нигезендә корылган дип саныйбыз, ә гаепләнгәннәрнең алтысын да - Эмир-Усеин Куку, Муслим Алиев, Вадим Сирук, Энвер Бекиров, Арсен Джеппаров һәм Рефат Алимовны без намус тоткыннары дип саныйбыз" диелгән халыкара оешма белдерүендә.

2019 елның 12 ноябрендә Дондагы Ростов шәһәрендә урнашкан Көньяк хәрби мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрирнең Ялта эше" нигезендә алты кешегә хөкем карары чыгарды.

Мәхкәмә карарына ярашлы, Муслим Алиев 19 елга, Инвер Бекиров 18 елга, Эмир-Усейн Куку һәм Вадим Сирук – 12-шәр, Арсен Джеппаров – 7, Рефат Алимов 8 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

Мөселманнар 2016 елның февраль-апрель айларында Ялтада тоткарланды. Аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" ислам сәяси оешмасында катнашуда гаеплиләр.

Русиядәге "Мемориал" хокук яклау үзәге Эмир-Усеин Куку һәм Сервар Мустафаевны сәяси тоткыннар дип таныды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG