Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда расизм. "Кара егет", "негр" дигән сүзләрне көн саен ишетәм"


Архив фотосы
Архив фотосы

"Негр", "хачик", "черный" кебек сүзләр куллану, фатир яллауда, яхшы эшкә урнашуда проблемнар — Татарстанда чит ил кешеләренә булган мөнәсәбәт турында Азатлыкка Африкадан һәм Үзәк Азиядән килгәннәр сөйләде.

АКШта расизмга каршы протест чаралары дәвам итә. Бу хәлләр Русиядә дә кара тәнле кешеләргә, гомумән, читтән килүчеләргә карата булган мөнәсәбәт турында фикер алышуга этәрде. Татарстанда яшәүче кара тәнле кешеләр, Үзәк Азия вәкилләренә караш нинди? Аларның хокуклары бозыламы? Без аларның үзләре белән аралаштык.

Татарстанда да расизмга бәйле вакыйгалар булмады түгел. 2017 елның 16 февралендә Казанда Чад республикасыннан килеп КФУда укыган студент Махджуб Тиджани Хәссәнне үтерделәр. 24 яшьлек кара тәнле егетне неонацилар үтергәне ачыкланды. Бу – соңгы елларда иң зур шау-шу тудырган җинаятьләрнең берсе. Тынычлык, толерантлык дип макталган Татарстан ул елда расачалык яки неонаци идеяләре нигезендә һөҗүмнәр саны белән Русия төбәкләре арасында өченче урынга чыкты.

Оливер Мукенди – Үзәк Африканың Конго дәүләтеннән. Ул җәмәгатьчелеккә татар эстрадасы аша таныш. Үз вакытында Илсөя Бәдретдинова белән җырлап йөрде. Татар халык җырларын башкаруы, төрле клиплар аша халыкка танылды. Оливер инде 9 ел Татарстанда яши. Казан авиация институтын тәмамлаган. Өйләнгән, бер баласы бар. Бүген ул Татарстанның Африка студентлары берлеген җитәкли.

Оливер әйтүенчә, Татарстанда кара тәнлеләргә җирәнеп карау булмаса да, төртеп күрсәтү, чыш-пыш килеп көлү бар.

Оливер Мукенди
Оливер Мукенди

— Оливер, АКШтагы протестларны күзәтеп барасызмы?

— Моны мин берничек тә аңлата алмыйм. Бу бүген килеп чыккан хәл түгел. Бер ирнең үлүеннән тыш та мисаллар бик күп. Бу минем өчен яңалык түгел. Даими бара бит ул.

— Үзегезгә карата Татарстанда расизм очракларын сизгәнегез булдымы? Сездән көлү, текәлеп карау очракларын хәтерлисезме?

— Минем белән әлегә беркайчан да андый хәл булганы юк иде. Монда 9 ел яшим. Шулай да Татарстанда шушы вакыт эчендә өч куркыныч очрак булды. АКШта полиция үтерә, ә монда андый күренешне ишеткәнем булмамады. Мин тәртипле генә йөрим. Урыс, татар һәм башка милләтләр белән дус яшим. Монда тынычлык һәм аңлашу бар.

— Сез Африка студентлары берлеген җитәклисез. Африка студентлары күбрәк нәрсәдән зарлана?

— Һәркемнең үз борчуы бар. Беренче чиратта, ул тел мәсьәләсе һәм яраклашу. Чит ил студентында эш проблемы бар. Татарстан безнең өчен иң имин урын.

— 2017 елда Татарстанда Чад студентын үтерделәр. Сездә курку хисе тумадымы?

— Миндә курку булмады. Әле генә килгән студентлар курыкты. Алар бик борчылды. Әле генә укырга килгән студент каршында Африка студентын үтерсәләр нинди хис булырга мөмкин? Ул кеше урынында мин булырга мөмкин идем дип уйладым. Борчылдылар, ләкин берничә айдан тынычланды хәлләр. Бу очраклы гамәл икәне күренде. Әгәр мондый хәлләр кабатланса, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк булыр иде. Үтергән егетләрне тоттылар һәм хөкем иттеләр. Бу — иң мөһиме.

Тагын ике очрак булды. Бауман урамында Кытай студентын үтергән иделәр. Шулай ук Казан энергетика университеты студентын үле килеш таптылар.

— Татарстанда сезгә "Әй, кара егет", "Әнә, негр" дип әйткәннәре булдымы?

"Негр" дип тә ычкындыралар

— Әйтәләр инде. Кайда гына булсам да, юлдамы, башка җирдәме, төртеп күрсәтү дә, озаклап карау да бар. "Негр" дип тә ычкындыралар. Көн саен минем турында пышылдап әйткәннәрен ишетеп торам. Моңа игътибар итмәскә тырышам. "Негр" – мыскыл итә торган сүз. Бу кешенең үзеннән тора. Әгәр кеше тәртипле икән, моңа бернинди бәя бирмим. Мин аңа башка бу сүзне кулланма дип әйтәм. Аңлаганы аңлый, аңламаганы юк.

— Күп очракта чит ил кешеләре фатирны арендага ала алмый. Сезгә торак бирүдән баш тарткан очраклар булдымы?

— Булды. Читтән килгән кайберәүләр өчен бу — проблем. Сиңа ышанмаска мөмкиннәр, фатирда нидер ватып китәр дип уйлыйлар. Бу хуҗадан тора. Кайберәүләр катгый рәвештә чит ил кешеләрен кертми. Минем дә фатир арендаларга теләгән очраклар булды. Баш тарттылар. Чит ил кешеләренә бирмибез диделәр.

— Сезне ни өчен татар эстрадасында яхшы кабул итәләр дип уйлыйсыз?

Ерактан килгән, үзенчәлекле кеше татарларның туган телендә җырлаган өчен үз итәләрдер

— Бу сорауны тамашачыларга бирергә кирәк. Миңа калса, ерактан килгән, үзенчәлекле кеше татарларның туган телендә җырлаган өчен үз итәләрдер. Үз балалары телне белми, телне өйрәнергә теләми. Синең ватаныңа кемдер килеп синең телеңдә сөйләшә башлый икән, бу яхшы хис тудыра.

— Сезне татар эстрадасында җырлаган өчен түгел, ә нәкъ менә кара тәнле булганга, шамакай кебек йөргәнгә яраталар дип уйламыйсызмы?

— Юк, алай дип уйламыйм. Алай булмасын иде.

Иса Джонс Казан дәүләт медицина университетында ординатурада укый. Тумышы белән Нигериядән, озак вакыт Канадада яшәгән. Кырым медицина академиясен тәмамлаган.

— Татарстанда сезгә тынычмы, үзегезне кимсетелгән дип хис итмисезме?

Кайбер авырулар, мине кара тәнле карамасын дип, баш тарта

— Кара тәнлеләрнең проблемнары бөтен дөньяда бар инде. Русия бу яктан әллә ни начар түгел. Бигрәк тә Татарстан кешеләре безгә ягымлы. Аларда кызыксыну көчле, синең турында, мәдәниятең турында күбрәк белергә телиләр, сораштыралар. Шулай да кайбер кыенлыклар туа. Мин табиб буларак кешеләр кабул итәм, ләкин кайбер авырулар, мине кара тәнле карамасын дип, баш тарта. Бервакыт урамда әнисе белән кызы узып бара, кызы миңа төртеп күрсәтеп "нәрсә бу?" ди. "Кем" дими. Без дә алар кебек үк гади кешеләр, балаларына аңлатсыннар иде.

Иса Джонс
Иса Джонс

— Сез кичләрен Казан буйлап йөрергә, кафеларга керергә, спорт чараларына барырга курыкмыйсызмы?

— Гомумән алганда, юк. Кайчак эчкән кешеләр "әй, негр!" дип кычкырып кала. Ләкин мин аларга берни дәшмим.

— Канадада яшәгәнсез, ни өчен Русиягә килергә булдыгыз?

— Канадада мин укыган Табиблар һәм хирурглар патша колледжы Казан дәүләт медицина университеты белән хезмәттәшлек итә. Мин шул програм нигезендә тәҗрибә туплыйм. Аннары, Русиядә белем алу да бик арзан.

— Ординатурадан соң Русиядә калырга җыенасызмы?

— Монда яшәү начар түгел, ләкин хезмәт хаклары бик түбән. Шуңа күрә, калырга уй юк.

— Татарлар, урыслар арасында дусларыгыз бармы?

Телефонны алырга баргач, ул мине өстәлләр әзерләп, кунак итте, аннары да кунакка чакырды

— Бик күп. Алар бик итәгатьле. Бервакыт телефонымны югалткан идем. Аны бер кеше күреп алган, телефондагы дусларым аша мине эзләп тапты. Телефонны алырга баргач, ул мине өстәлләр әзерләп, кунак итте, аннары да кунакка чакырды. Татарстанда мөселманнар яшәве дә безгә ярдәм итә. Толерантлык югары.

— Полиция белән проблем булганы юкмы?

— Полициянең махсус мине туктатканы юк. Чит ил кешесен тикшерә алалар инде, анысы табигый нәрсә. Гомумән алганда, Татарстанда уңайлы хис итәм үземне. Кешеләр күнегеп бара кебек.

Татарстанда Үзәк Азиядән килгән мигрантларга да караш бер төрле генә түгел. Аларны "хачик", "джамшут" дип атауларны еш ишетергә мөмкин. Ләкин БДБ илләреннән килүчеләрнең төп проблемы — лаеклы эш таба алмау, ди Фәрхәт Тандриев. 48 яшьлек ир тумышы белән Таҗикстаннан. Татарстанда 10 ел яши. Үз һөнәре белән эш таба алмау сәбәпле, бүген складта гади эшче булып эшләргә мәҗбүр.

Фәрхәт Тандриев
Фәрхәт Тандриев

"Миңа "хачик" дип әйтүләрен беркайчан да ишетмәдем. Әмма эш табуы авыр булды. Мин Русия ватандашы түгел. Ә һөнәри эш тәҗрибәм булуга карамастан, "Сезнең Русия ватандашлыгы юк. Эшкә алмыйбыз", диделәр. Кире борылып китәргә мәҗбүр булдым", дип сөйли ул.

— Ничә тапкыр кире бордылар?

— Өч-дүрт тапкыр булды. Бәлки күбрәктер дә.

— Һөнәрегез нинди сезнең?

— Мин хисапчы-ревизор. Таҗикстанның алюминий заводында 15 ел эшләдем.

— 10 ел Татарстанда яшисез. Бу вакыт эчендә мигрантларга караш ничек үзгәрде?

— Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Үземә килгәндә, эш таптым табуын, әмма һөнәрем буенча түгел. Шул гына. Мин складта кладовщик.

— Яхшы эшкә алмыйлар, димәк.

— Әйе. Русия ватандашлыгы булмаганга шулай читкә этәрәләр кебек. Бу эштә Русия ватандашы гына эшләргә тиеш дигән канун юк. Әмма моны хәзер кемгә дәлилләп булсын? Эш бирүченең үз хокукы, ул үзенә ошаган кешене ала. Аңа берничек тә дәлилли алмыйсың. Түзәсең.

— Мигрантларга арзанлы эшче кул итеп карыйлар. Үзегездә шуны сизәсезме?

— Хәзер мигрантларга гына түгел, Русия кешеләренең үзләренә дә эш табу авыр. Мигрантлар монда килеп эшләргә, актык тиеннәрен гаиләләренә җибәрергә мәҗбүр.

* * *

Камол Мирзаев – Үзбәкстанның Каган шәһәреннән. 13 ел Татарстанда яши. Үзенең машина төзәтү цехы бар.

— Эшкә урнашу кыен идеме?

— Артык проблем булмасын өчен, минем үз бизнесымны ачтым.

— Элек кайда эшләдегез? Кайларга мөрәҗәгать итеп карадыгыз?

— Мин UzDaewoo ширкәтендә эшләдем. Ул үзбәк автосалоны бит. Шунда эшләдем дә аннары үз эшемне ачтым.

— Фатир арендалауда кыенлыклар туамы?

— Мондый проблемнар гел чыгып торды. Без чит ил кешеләрен фатирда яшәтмибез диделәр. Казанда да андый хәлләр еш була.

— Хәзер Үзбәкстан кешеләренең төп проблемы нәрсә?

— Төп проблем документлар белән килеп чыга. Федераль миграция хезмәте идарәсенә эшчеләрне алып барам. Анда аларга башкача караш хөкем сөрә. Гел чират, көтеп торсалар да ярый, түзсеннәр дигән хис кала.

XS
SM
MD
LG