Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов татар телле рекламны социаль челтәрләргә урнаштыру мәсьәләсен тикшерергә кушты


Татар блогерлары белән очрашу вакытында интернетта татар телле реклама куллануда проблемнар темасы Татарстан президенты белән очрашуда күтәрде. Миңнеханов әлеге мәсьәләне тикшерергә кушты.

16 июньдә Рөстәм Миңнехановның танылган блогерлар белән очрашуы вакытында татар телле контент һәм татар телендәге рекламаны YouTube, Instagram һәм Facebook ресурсларында куллану мәсьәләсе күтәрелде. Президент татар блогерларын игътибар белән тыңлап, әлеге проблемны өйрәнергә һәм хәл итәргә кушты. Монда республикада эшләнгән татар телен дигиталлаштыру тәҗрибәсен һәм проектларны да кулланырга була диде. Бу социаль челтәрләргә татар теле белән эшләү өчен кораллар булсын өчен кирәк диелде.

Татарстанның дәүләт идарәсенең дигитал үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан президенты йөкләмәсе нигезендә YouTube, Instagram һәм Facebook-та татар телендә реклама урнаштыру темасын өйрәнәчәген һәм хәлне үзгәртү өчен барын да эшләргә тырышачагын белдерде.

“Кызганыч, күптән түгел YouTube, Facebook һәм Instagram-да татар телендә һәм “кече” телләрдә нәрсәнедер алга этәрү мөмкинлеге бетерелде, бу аларның эчке кагыйдәләре сәбәпле эшләнде. Безнең планетада дөньяның төрле почмакларында җиде миллионга якын татар яши. Бу бөтен бер Сингапур яки Финляндиядән дә күбрәк!” дип язды Хәйруллин Instagram-да.

Элегрәк Google ширкәтенең татар, башкорт, беларус һәм башка телләрдә видеоконтентны түләүле рекламлауны чикләве билгеле булды. Google Реклама интерфейсында 44 тел бар. Алар арасында татар, башкорт, кыргыз, таҗик һәм башка телләр юк. Кулланучылар Instagram-да да реклам урнаштырганда татарлар һәм татар теле белән бәйле аудиторияне сайлап булмый дип белдергән иде.

Социаль челтәрләрнең идарәчеләре татар телен (кече телләрне, БДБ илләре телләрен дә) контентны алга этәрү, аны аерым бер аудитория өчен көйләү һәм контент өчен акча түләү мөмкинлекләре булган телләр исемлегеннән чыгарды. Социаль челтәрләр аңлатканча, аларның челтәрдә нәфрәт белән язылган язмаларны күреп алып, сөртеп торыр өчен модераторлары яки роботлары юк, шуңа күрә бу телләр кулланыла алмый.

XS
SM
MD
LG