Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты полиция реформасы турында фәрман имзалады


Дональд Трамп полиция реформасы турында фәрман имзалаганан соң
Дональд Трамп полиция реформасы турында фәрман имзалаганан соң

Америка Конгрессында да полицияне реформалау хакында канун әзерләнә.

АКШ президенты Дональд Трамп илдә полиция хезмәтенә үзгәрешләр кертү турында фәрманга кул куйды. Документка ярашлы, үзгәрешләргә ярдәм итү өчен полиция департаментларына грантлар биреләчәк. Полиция бүлекләренә көч кулланган вакытта яңартылган стандартларга нигезләнергә тәкъдим ителгән. Эшкә алганда хезмәткәрләрне ныграк тикшерергә, элек хокук бозган кешеләрнең полициягә эшкә килүенә юл куймаска кирәк диелгән.

“Голос Америки” язганча, АКШ Конгрессы да хәзерге вакытта полицияне реформалауга юнәлтелгән канун әзерли.

Трамп фәрманын имзалау тантанасында полиция белән бәрелешләрдә һәлак булган америкаларның туганнары да булган. Президент полиция җәмгыять алдында хисап тотарга тиеш дип белдергән, шулай ук хокук саклаучыларның һөнәри осталыгын арттыру, әхлакый тәрбия дәрәҗәсен үстерү дә мөһим дигән.

Шул ук вакытта Трамп АКШның элеккеге президенты Барак Обама идарәсенең бу проблемны хәл итәргә тырышып та карамавын, бу адымнарны хәзерге президент ясавын искәрткән.

Июнь башында АКШның дистәләрчә штатында полициянең канунсыз гамәлләренә һәм расизмга каршы протет чаралары узды. Протестлар 25 май АКШның Миннеаполис шәһәрендә кибеттә 20 долларлык ялган банкнот белән түләүдә гаепләнеп, тоткарлану вакытында афроамерикан Джордж Флойдның үлеменнән соң кабынып китте.

Азатлык АКШның төрле штатларында яшәүче татар һәм башкорт вәкилләре белән әлеге хәлләр һәм бу протестларда яңгыраган расизм гаепләүләре турында сөйләште.

Сан-Франсискодагы АТТА оешмасы активисты Туран Апакай бу уңайдан Төньяк Америка татарларының Facebook-тагы "Qәrdәşlek" төркеме аша илдә яшәгән татарларга мөрәҗәгать белән чыкты. “Илдәге кара тәнлеләргә карата полициянең бәгырьсезлеге, аңа ышанмау бер дә яңа нәрсә түгел. Үзләренә карата мондый мөгамәләне афроамериканнарның берничә буыны күреп килде” дип белдерде татар җәмәгатьчелеге вәкиле.

XS
SM
MD
LG