Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы "Нур" татар театрына яңа мөдир билгеләнгән


Фирзәт Габидуллин
Фирзәт Габидуллин

Театр мөдире вазифасын моңа кадәр башкарган Илдар Хаҗиев үз теләге белән эшеннән киткән.

Уфадагы “Нур” театрында җитәкче алышынган. Театр мөдире Илдар Хаҗиев үз теләге белән вазифасыннан киткән, аның урынына Фирзәт Габидуллин билгеләнгән дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Габидуллинны “Нур” театрына мөдир итеп кую турында Башкортстан мәдәният министрлыгы фәрманы 17 июньдә дөнья күргән.

Фирзәт Габидуллин моңа кадәр 15 ел дәвамында Туймазы татар дәүләт драма театрын җитәкләгән. Аңа 46 яшь, Туймазы районының Фрунзе авылында туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган.

Илдар Хаҗиев Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрына мөдир итеп 2014 елның декабрендә билгеләнде.

Хаҗиев директор вазифасына керешү белән татар театры беренче тапкыр балалар өчен татар телендә тамашалар күрсәтә башлады. Шул ук вакытта урыс телле тамашаларга күбрәк балалар җәлеп итеп була дип, соңгы елларда театрда урыс теленә игътибар артты. Казанга да балалар өчен "Нур" театры урыс телле спектакль алып килгән иде. Ул татар җәмәгатьчелеге тарафыннан тәнкыйтьләнде.

2016 елның декабрендә театр 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.

XS
SM
MD
LG