Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге комиссиясе Русиягә Конституциягә үзгәрешләрнең берсен кабул итмәскә чакырды


Русия Конституциясе халыкара килешүләрдән өстенрәк дигән үзгәреш илнең үз өстенә алган бурычларын үтәмәвенә китерергә мөмкин диелә.

Европа берлегенең Хокук аша демократия өчен Европа комиссиясе (Венеция комиссиясе) Русия хакимиятенә Конституциягә кертелгән үзгәрешләрнең берсеннән баш тартырга яки аны башка төрле итеп язарга киңәш итә.

Сүз Русия Конституциясенең халыкара килешүләрдән өстенрәк булуы турындагы үзгәреш хакында бара.

Комиссиянең бу үзгәреш хакында фикере пәнҗешәмбе көнне дөнья күрде. Комиссия элегрәк Русия Конституция мәхкәмәсенең бу юнәлештәге башка бер карарына бәя биргәнен искәртә. Ул вакытта Русия мәхкәмәсе Кеше хокуклары буенча Европа мәхкәмәсе карарларын үтәмәскә дә була дигән карар кабул иткән иде. Венеция комиссиясе фикеренчә, Төп канунга үзгәреш кертү чынлыкта әлеге карарга Конституция сыйфаты бирә, бу исә Русия Европа шурасы әгъзасы буларак үз өстенә алган бурычларын үтәмәвенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә комиссия бу үзгәрештән баш тартырга яки аны башкача язарга киңәш итә.

Комиссия әъзалары тагын бер бүлек хакында борчылу белдерә. Үзгәрешләр арасында Федерация Шурасы президент кушуы нигезендә Конституция мәхкәмәсе хөкемдарларын эшеннән алырга мөмкин дигән бүлек бар. “Бу мәхкәмәне сәяси басым астында кала торган итә” диелә Венеция комиссиясе бәяләмәсендә.

Европа шурасының Венеция комиссиясе чыгарган бәяләмәләр киңәш буларак кына белдерелә. Ләкин шушы комиссия Русия Конституциясен уңай бәяләгәннән соң 1993 елда Русия Европа Берлегенә кабул ителгән иде.

Венеция комиссиясе Русия Төп канунына кертеләсе башка үзгәрешләргә дә бәя бирәчәк, бу кайчан буласы әлегә билгеле түгел.

Конституциягә үзгәрешләр кертүне Русия президенты Владимир Путин гыйнварда тәкъдим итте. Бу үзгәрешләр Дума тарафыннан хупланган, әмма президент аларны бөтенхалык тавыш бирүе вакытында русияләр дә хуплавын тели. Тавыш бирү чарасы 1 июльгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG