Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Кирилл Серебренниковка 6 ел колония хөкеме сорады


Кирилл Серебренников
Кирилл Серебренников

Мәскәүдә "Седьмая студия" эше кысаларында режиссер Кирилл Серебренниковка прокурор алты ел төрмә һәм штраф җәзасы сорады. 

Мәскәүдәге Мещанский районы мәхкәмәсе утырышында прокурор "Седьмая студия" эше нигезендә гаепләнүче режиссер Кирилл Серебренниковка алты ел гомуми тәртиптәге колония җәзасы бирүне сорады. Моннан тыш, гаепләү ягы Серебренниковтан 800 мең сум штраф түләтергә тәкъдим итә.

Прокурор шушы эш нигезендә гаепләнгән "Гоголь үзәге"нең элеккеге мөдире Алексей Малобродскийны - биш, Русия мәдәният министрлыгы каршындагы сәнгатькә дәүләт ярдәме департаментының элекке җитәкчесе Софья Апфельбаумны дүрт ел ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

Гаепләү ягы Серебренников һәм аның белән эш итүчеләр дәүләткә 129 миллион сумлык зыян салган дип саный. Аңа кадәр 133 миллион сум турында сүз бара иде.

"Гоголь үзәге" режиссеры Кирилл Серебренников 2017 елның 22 августында тоткарланды. Ул 68 миллион сум бюджет акчасын урлауда шикләнелде. Бу акчалар 2011-2014 елларда "Платформа" проектына бүленеп бирелгән диелде.

Серебренников йорт сагына куелды, аның вакыты берничә тапкыр озайтылды. 2019 елның сентябрендә мәхкәмә Кирилл Серебренников һәм "Седьмая студия" эшен прокуратурага кайтарды. Режиссер Кирилл Серебренников һәм эш нигезендә башка гаепләнүчеләрдән чикләү чаралары алынды.

22 июньдә бер төркем танылган мәдәният эшлеклеләре Серебренниковка карата шикаятьне мәхкәмәдән кире алуны сорап, Русия мәдәният министры Ольга Любимовага мөрәҗәгать итте. Ачык хатны 3,7 мең кеше имзалады.

XS
SM
MD
LG